Бәлки...
“Алмагачы чәчәк ата майның унбишләрендә”, дип тиккә генә җырламыйлар икән. Һәр нәрсәнең үз вакыты, үз җае бар. Элек бит бар нәрсә дә вакытында, Тукай әтмешли: җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява иде. Хәзер вакытында искән җилләрне, яңгырларны китаплардан укып, әкиятләрдән тыңлап яшәсәк кенә.
Соңгы елларда табигатьтә үзгәрешләр күп күзәтелә башлады. Ел саен диярлек берәр бәла. Үзәккә үткәне – яңгырлар булмау. Икешәр, өчәр ай буе бер тамчы яңгыр күрмәгән чаклар булды бит. Быел да яңгыр – көтеп алынган кунак. Җир тулысынча кибеп, корып беткәч, су сибүнең дә әллә ни файдасы юк. “Хәерлегә булсын!” – диясе генә кала.
Дөнья ашыга дип, кешеләр дә кабалана. Кар март ахырында ук эреп бетте, 15 апрельдә бөтен дөнья яшеллеккә күмелде. Агачлар апрель ахырына, ап-ак күлмәк киеп, кияү көткән кәләш кебек бизәнеп-ясанып куйды. Бизәнүен бизәнделәр, ләкин “кияүләр” озаклап йөрде. -7, -8 градуслы суыклар булып, үсемлекләрне кырау сукты. Хәтта нинди чыдам сарымсаклар, суыкка да, җил-давылга да бирешмәс тузганаклар да иртән торуга башларын аска игән иде. Табигать кырыслыгын күрсәтә! Әллә саташа, әллә түзәр хәле калмаганга, сугарга кулы, орышырга теле, тибәргә аягы булмаганга җәзасын шул рәвешле җиткерә. Җир-анабыз авырлыкларны күтәрә алмыйча сыкрана кебек. Никадәр чүп, никадәр пычрак өябез бит аның өстенә! Моңа кадәр түзде инде: ашатты, эчертте, киендерде, юындырды... Ә кешеләргә һаман җитми. Тик торган тауга да тынгы бирмибез, ишеп нидер төзибез. Елга да комачаулый, бетон блоклар белән буып куябыз. Урманнарны ут төртеп яндырабыз, тагын әллә ниләр кыланабыз. Шау чәчәктә утырган болыннар җир белән тигезләнде, җиләкле аланнар үтеп керә алмаслык “алпавыт биләмәләре”нә әверелде. Уңга карасаң – фәләннең җире, сулга борылсаң – кемнеңдер басуы. Бер чәчәк өзәргә дә куркырсың, Аллам сакласын! Кая карама – чүп өеме, шапшаклык, пычраклык. Тәнендә җаны булган кеше моңа битараф булмаска тиеш, югыйсә. Юк шул, кушкач кына, өмәгә чыгып, зарлана-зарлана чистартабыз. Пычратучылар да үзебез. Әти-әнидән күреп балалар кабатлый.
Бөтен кешене бер казанга салып болгату дөрес түгел. Гадәтсез бер сыер бөтен көтүне боза, диләр. Үзәк өзелгәннән язылды. Җир-анабызның сагыш-әрнүе төрле афәтләр булып кайтадыр кебек. Бәлки, безгә яңача яши башларга кирәктер?
Бер риваять искә төште. Улы белән генә яшәүче бер ирнең бердәнбер туендыручылары булган атлары югалган. Авыл халкы: “И, атыгыз да булмагач, ничек яшәрсез инде?! Авыр булыр бит”, – дип, борчылуын белдергән. Әти кеше коры гына: “Бәлки...” – дип куйган. Берничә көннән югалган ат җиде кыргый ат ияртеп кайткан. Авыл халкы тагын: “Менә бит! Хәзер 8 атың булды, тормыш җиңеләйде”, – дигән. Әти кеше тагын коры гына: “Бәлки...” – дип куйган. Берничә көннән аның улы, аттан егылып, аягын сындырган. Авыл халкы: “И, бу атлар сезгә бәхетсезлек китерде”, – дип шаулашкан. Әти кеше: “Бәлки...” – дип куйган. Берничә көннән авылның ир-егетләрен җыеп, сугышка алып киткәннәр, ә аягы сынган малайны калдырганнар. Риваятьнең мәгънәсенә игътибар итик. Дөнья булгач, төрле хәлләр була: авырлык та килә, җиңеллеге дә була. Барысын да дөрес кабул итә белергә кирәк.
Миләүшә Хәсәнова,
Мөслим гимназиясе укытучысы.
Римма Афзалова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев