Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Балам тәрбияле булсын дисәң...

Бала күңелен ак кәгазьгә тиңлиләр. Менә шушы кәгазьдә ни язасың, нинди эзләр калдырасын, шундый бала үсә.

Иң беренче рольне бу эштә гаилә үти. Гаиләдә бала алган тәрбия аны гомере буена озатып килә. Балалар бакчасы да, мәктәптә баланы үзгәртә алмый, чөнки күп вакытын бала гаиләдә үткәрә.

Һәр кеше үз гомерендә ике гаилә әгъзасы була: үзе үскән гаилә һәм кеше үзе корган гаилә.

 Тәрбия – катлаулы эш. Әгәр без тәрбияле ул, кыз үстерергә теләсәк, күп нәрсәләрдән баш тартырга туры киләчәк. Без  һәр нәрсәдә балага яхшы үрнәк күрсәтергә бурычлы. Әйе, бу кыен, әмма зарури. Якты чырайлы булсак, бала да ачык йөзле булыр. Һәр эштә намуслы булсак, бала да эшлекле, тыйнак булырга өйрәнәчәк. Яхшы киенсәк, җыйнак йөрсәк, балалар да шуңа омтылачак. Гаиләдә хөрмәт һәм мәхәббәт өстенлек итсә, киләчәктә балаларыбыз да гаиләсендәге мөнәсәбәтләрне шул нигездә корачак. Балаларга карагач... көзгене күз алдына китерегез: ата-аналар үз балаларында чагылыш таба.

Гаиләдә тәрбияләнү барышында барлыкка килгән күп кенә әхлакый сыйфатларны бала берничек тә, беркайчан да башка бер тәрбия коллективында да кабул итә алмый. Ата-ана бала өчен үрнәк.

А.С.Макаренко үзенең балалар тәрбияләүгә карата язган лекциясендә: “Балага тәрбия бирү-тормышыбызның иң мөһим өлкәсе.  Безнең балалар менә дигән гражданнар, яхшы аталар һәм аналар булып үсәргә тиеш. Тагын бер хакыйкатьне онытмыйк: балаларыбыз – алар безнең картлыгыбыз. Тәрбиясез балалар – ул безнең булачак кайгыларыбыз, күз яшьләребез, безнең башка кешеләр, бөтен ил алдында кылган гаебебез”, – дип язган. Уйланырлык сүзләр. Ләкин тәрбия процессын бары тик гаилә тормышы белән генә чикләү, баланы коллектив тормышыннан аралап яшәү дә күңелле нәтиҗә бирми. Баланың үз-үзенә, үз гаиләсенә бикләнүе аның сыйныф алдында, иптәшләре алдында дәрәҗәсен чикли, бу хәл аның үзе өчен гадәттән тыш кыенлыклар тудыра.

Кеше тәрбияләү – ифрат катлаулы эш. Бүгенге чынбарлыгыбыз үзе үк әти-әниләрдән, тәрбиячеләр һәм укытучылардан зирәклек  күрсәтүне, тәрбия эшенә яңача карауны, яңа алымнар куллануны таләп итә.

Тәҗрибәле ата-аналар, балаларның кайсы сыйныфта укуына карамастан, укытучылар, сыйныф җитәкчесе белән тыгыз элемтәдә торалар. Сыйныф җитәкчесе һәм гаилә әгъзалары арасында бердәм таләп булдырылырга тиеш. Бердәм таләп булмаса бала ялагай, икейөзле, эгоист булып үсә, тора-бара беркемне дә тыңламый башлый.

Мәктәпкә карата булган хисне әти-әни тәрбияли. Балага мәктәпне, укытучыларны өйдә ничек сүрәтлиләр, бала аларны шулай кабул итә. Җыеп кына әйткәндә, тәрбия эше  сак булуны таләп итә. Баланың сәләтенә, булдыра алуына ышанырга, нәрсә белән кызыксынуын белеп торырга, вакытында киңәш, юнәлеш бирергә, ялгышын төзәтергә, яхшы эше өчен мактарга кирәк.

Гөлшат Солтанова, Мөслим гимназиясе педагог-китапханәчесе, сыйныф җитәкчесе.

Фото - Татар-информ архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев