Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Безгә язалар

Балалы өйдә бур ятмый...

Мәктәптә эшләгән чордагы истәлекләр белән бүлешергә булдым.

ашлангыч класслар эчкерсез. Гаиләләрендә ниләр булган, кайсылар нишләгән – иртән мәктәпкә килгәч, барысын да түкми-чәчми укытучысына сөйләп бирә, ә укытучы алар белән фикер уртаклаша, “сертотмас үрдәк” булмаска куша. Балаларның төрлесе бар: кайберләре балалар бакчасында тәрбияләнеп килә, кайберләре – гаиләләрендә генә. Эш дәверендә алар белән төрле кызыклы хәлләр дә килеп чыга. Син үзең дә алар кебек буласың: уйныйсың, шаяртасың, көләсең, дөреслисең, тәртипкә өндисең.

Беренче класска укучылар кабул иттем. Элекке елларда                  1 сентябрь – Белем бәйрәмендә һәр класста беренче дәрес итеп Ленин дәресе үткәрелә иде. Тактага В.Ленин портретын элеп куйдым, дәресне башладык. Балаларга: “Бу кем? Сез аны беләсезме? Әйдәгез әле, аның турында сөйләшәбез”, – дим. Бер бала бик белгән кыяфәт белән: “Бу бит безнең колхоз председателе”, – ди. “Дөрес түгел, уйлагыз әле, сез аны рәсемнәрдән күреп беләсез. Хәзер ул исән түгел, исегезгә төшерегез әле”, – дим. Бер укучым бармагын башының чигәсенә куеп уйланып утырды да: “Апа, каян белик инде без әллә кайчан үлгән кешене”, – диде. 

Өченче класста уку дәресе бара. Укучылар белән иң зур тема булган татар халык авыз иҗатын өйрәнә башладык. Җырлар турында, аларның бик күп төрләре барлыгы турында: туган ил, яшәү матурлыгы, хезмәт, яшьлек, революцион җырлар, Бөек Ватан сугышы, халыклар дуслыгы, туганлык турында, бию такмаклары турында аңлаттым. “Балалар, үзегез нинди матур җырлар беләсез? Әйдәгез әле, җырлап күрсәтегез, сезне тыңлыйбыз”, – дидем. Илнур дигән укучым кулын күтәрде: “Апа, мин әтинең яраткан җырын гына беләм”, – ди бу. Аңа җырларга куштым. Ул, бик зур эшләр майтарырга җыенган кеше сыман, күзләрендә очкыннар уйнатып, калын тавыш белән, үзенчә бер көйгә салып җырлап җибәрде: 

“И эчәбез, эчәбез.

Кайда безнең шешәбез?

Түбән очта Гайфиләрдә

Калган безнең шешәбез”.

Барыбыз да көлештек, укучыларга андый җырлар җырларга ярамаганлыгын аңлаттым. Илнур үзе дә оялып куйды. Бу – ата-аналарның балалар алдында саксыз булуы нәтиҗәсе. Алар, кече яшьтә булуларына карамастан, әти-әнисеннән үрнәк ала, аларга охшарга тырыша. Гаиләдә бер-берең белән тавышка керүче әти-әниләргә дә шуны әйтәсем килә: тавыш-гауганы балага сиздермәскә кирәк.

Дәресебез дәвам итә. “Әйдәгез, тагын кемнәр нинди җырлар белә?” – дим. Оялчан гына бер укучым – Айгөл кул күтәрә. Җырларга кушам. Көчкә ишетелерлек әкрен генә тавыш белән җырлый башлады:

“Күбәләккәй, син бәләкәй,

Гөлдән-гөлләргә күмел.

Инде еламыйм хәзер,

Сабый чакларым түгел.”

Айгөл җырны җырлап та бетерде, әкрен генә, мышык-мышык борынын тартып елап та җибәрде. Кыюлана баруына ишарә ясап, аны елавыннан туктатам. Дәресне балалар белән “Туган тел”не җырлап тәмамладык.

Тагын беренче класска укучылар кабул иттем. Бер укучым иптәшләреннән бер яшькә кечерәк. Алмаска тырышсам да, әнисе классымда мәҗбүри калдырып китте. Башкаларга караганда тизрәк арый. Башлангыч класслар методикасы буенча дәрестә физкульт-минутлар ясап алабыз. Бала бераз гына тыныч утыра да боргалана башлый. Утырган урындыгыннан әкрен генә шуып төшә дә, өстәл астына кереп, идәнгә утыра, уйнап ала. Күреп торам. Янына килеп: “Әйдә, Алсу, эшләрең беттеме, утыр инде урыныңа,” – дим. Ә ул, берни булмагандай, тиз генә урынына менеп утыра. Баланы мәктәпкә укырга биргәндә яшьтәшләре белән бергә бирергә кирәк, яшь аермасы булырга тиеш түгел.

Үз тәҗрибәмнән чыгып, шуны әйтә алам: баланың гаиләдә ничәнче бала булуына да игътибар итәргә кирәк. Гаиләдә беренче яки төпчек булган бала иптәшләренә тиз ияләшеп, аралашып китә алмый, алар иркәрәк һәм кыюсыз була. Гаиләдәге уртанчы бала үзеннән олырак я кечерәк балалар белән кычкырышмаска, дус булырга кирәклеген аңлап, яраклашып үсә, мәктәптә дә алар шундый була. Алар коллективка тиз ияләшә, булыша, кыю, өйрәтүчән, үз сүзен әйтә алырдай була. Андыйлар белән эшләве дә җайлырак. Яшьләргә тәкъдимнәрем: башлангыч класс баласына һәрдаим ярдәм итеп торырга, кече яшьтән хезмәткә өйрәтергә, эшне ничек башкаруын игътибар белән күзәтергә, кирәк чакта мактарга, тәкъдимнәреңне җиткерергә, ялганлашмаска, урлашмаска өйрәтергә кирәк. Кайбер әти-әниләр балага кул күтәрә. Кыйнамагыз, каршыгызга утыртып, ачыктан-ачык сөйләшегез.

Балалар акыллы, тәрбияле, хезмәт сөючән, кешелекле, мәрхәмәтле булып үссен өчен, аларны алдынгы карашлы шәхес итеп тәрбияләүне, ныклы белем бирүне күздә тотып, үз алдыма шундый максат куеп эшләдем. Шуны да әйтәсе килә: укытучы һәм ата-ана бер фикердә булса гына балаларга яхшы тәрбия бирә алабыз. Мин укучыларымның ата-аналарына бик рәхмәтле булдым, алар һәрвакыт ярдәмчеләрем булдылар. Без ярдәмләшеп, кулга-кул тотынып эшләдек. Мисал өчен, ремонт ясап, классыбызны май азагында ук яңа уку елына әзерләп, мәктәп дирекциясенә тапшырып китә идек.

Шөкер, укучыларым берсе дә тормышта югалып калмады. Һәрберсе яраткан һөнәре буенча хезмәт куя. Төрле һөнәр ияләре бар: механизатор, шәфкать туташы, укытучы, артист, хисапчы, сатучы һ.б. Араларында хезмәт алдынгылары да күп, шуңа куанып яшим. 

Фәнисә Гыйльметдинова, Татарстанның атказанган укытучысы.

Фото – Мөслим-информ архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев