Бәйрәм салюты булып кына яңгырасын
Бу көнне 1942 елда Кызыл Армия Сталинград шәһәре өчен барган каты сугышта контрһөҗүмгә күчә.
Әлеге һөҗүм вакытында хәлиткеч рольне артиллерия гаскәрләре үти. Фронт сызыгы буйлап сузылган берничә мең орудие һәм миномет дошман өстенә ике сәгатьтән артык ут яудыра. Көчле артиллерия әзерлегеннән соң танклар һәм җәяүле гаскәр дошман өстенә ябырыла. Берничә айга сузылган әлеге канлы бәрелештә Кызыл Армия җиңү яулый. Гитлерчыларның Сталинград янындагы 330 мең кешелек 6нчы армиясе тулы камалышта кала. Командующийлары Фридрих Паулюс һәм аның штабы белән берлектә армиянең исән калган сугышчылары әсирлеккә төшә. Әлеге зур җиңү уңаеннан башкалабыз Мәскәүдә салют яңгырый, ә Германиядә өч көнлек траур игълан ителә.
Артиллерия залплары белән башланган әлеге контрһөҗүм уңаеннан 19 ноябрь Артиллеристлар көне буларак билгеләп үтелә башлый. Ә 1944 елдан СССР Югары Советы президиумы указы нигезендә рәсми бәйрәм көне дип игълан ителә. 1964 елдан Артиллерия һәм ракета гаскәрләре көне дип үзгәртелә. Чөнки бу вакытка Кораллы көчләрдә ракета куллану зур үсеш ала.
Миңа да шушы гаскәрләр составында ике ел Ватан алдындагы изге бурычны үтәргә насыйп булды. Һич икеләнмичә әйтәм, артиллерия гаскәрләренә карата бары яхшы, уңай фикерләр генә калды.
Без – совет мәктәбендә белем алган буын. 9-10 сыйныфларда безгә атнага ике тапкыр башлангыч хәрби әзерлек (НВП) дәресләре керә иде. Яңа гына Совет Армиясе сафларыннан кайтып, әле солдат формасын да салмаган Усаклык авылы егете Николай абый Шамукаев (ул сержант иде) укытты безне. Ул бездә үз фәненә мәхәббәт уятты. Аның дәресләрен көтеп ала идек. Моңа үзебезнең дә тиздән хәрби хезмәткә алыначагыбызны тою да этәргеч биргәндер.
Ниһаять, армия сафларына чакырып, кулга повестка тоттырдылар. Бу – горурлык та, күңел түренә кереп оялаган икеләнү, шикләнүләр дә. “Кайда, нинди җиргә эләгермен?” дигән борчулы уйлар тынгы бирми. “Үзеңне мораль яктан әзерләргә кирәк” дигән киңәшләр менә шунда ярдәмгә килә дә инде. Ә физик яктан әзерлек хезмәт итә башлагач алгы планга чыга.
Татвоенкоматта берничә көн үткәрергә туры килде. Рупордан фамилияләрне кычкыра торалар, чакырылганнар китә торалар. Ниһаять, дүртенче көн дигәндә минем исем дә яңгырады. Бергә килеп, әле китеп өлгермәгән иптәшләр белән кочаклашып саубуллашабыз да, бушый төшкән биштәрләребезне сөйрәп, әйтелгән урынга юнәләбез. Безне алырга килгән “покупательләр” күңелдәге авыр уйларны бик тиз таратып ташладылар. Армия хезмәтенең беренче чирканчыгы шуннан башланды, дисәк тә, һич арттыру булмас. Килгән сержантларның бар белгәннәре “быстрей” да “бегом” гына!
Берничә кат тикшереп, барлап чыкканнан соң, зур сары автобусларга төяп, тимер юл вокзалына алып киттеләр. Тагын бер кат барлап, поезд вагоннарына утырттылар. Кая юл тотуыбызны, нинди гаскәрләргә эләгүебезне берәү дә белми. Сорасаң: “Баргач күрерсең”, – дип кенә җавап бирәләр. Бара торгач, Казан егетләре сержантларның телен “ачтыргач”, беренче яңалыкны ишеттек: “учебкага”, “сержантская школага”.
8 май кичендә Оренбург өлкәсе Бузулук шәһәрендә поездлардан төшереп, стройга тезделәр. Исемлек буенча барлап чыктылар да, җәяүләп, кичке шәһәр урамнары буйлап алып киттеләр. Шәһәр мунчасы аша үткәреп, солдат киемнәре бирделәр. Казармага кайткач, барыбызга да погоннар, петлицалар һәм кулъяулык зурлыгында ак якалар өләштеләр. Иртәгә, дөресрәге бүген (йөри торгач ярты төн узган иде инде) 9 май – Җиңү бәйрәме көне. “Торжественное построение” булачак. Анда һәр солдат (дөресрәге – курсант) энәдән-җептән чыккан шикелле наять булып басып торырга тиеш! Төне буе погоннар, петлицалар тектек.
Беренче тапкыр кулларына энә-җеп тотканнарга аеруча авырга туры килде. Йокылы-уяулы килеш теккән погоннары я аркага каерган була, я алга чыгып тора. Сержантлар артык вакланмыйлар, погонны йолкып алалар да яңадан тегәргә кушалар.
Беренче тапкыр ак яка тегү күпләр өчен газапка әйләнде. “Бляха”ларны ялтыратып, күн итекләрне “баксылап” куйдык. Йөри торгач, “общее построение” игълан иттеләр. Бер кат барлап чыктылар. Эшләре бетмәгәннәрне (андыйлар да бар иде) аерып алдылар. Ә безгә “голый торс” (билдән шәрә) калып, урамга чыгып тезелергә боерык бирделәр. Иртәнге сәгать алты тулган иде. Физзарядкага алып киттеләр. Беренче көнне үк 3 чакрым йөгерттеләр. Артиллерия гаскәрләрендәге хәрби хезмәт шулай башланып китте.
Мин монда артык яңалык ачарга теләмим. Бик күпләрнең хезмәте шулай башлангандыр. Безгә бары тик 9 май бәйрәме туры килеп, “повезло” гына.
Хезмәт итә торгач, үзебезнең кем буласыбызны белдек: артиллерист-разведчиклар, ягъни безнең урын – алгы сызыкта. Калкурак һәм яшерен урынга урнашкан күзәтү пунктыннан (НП) күзәтеп, “дошманның” ут нокталарын табарга тиешбез. Аларның төгәл координаталарын билгеләп, бездән берничә чакрым артта, яшерен позициядә торган батареяга рация аша тапшырасы. Батарея командиры безнең белән, командаларны ул бирә. Ә тегендә батареяның өлкән офицеры (СОП) кабул итеп ала. Бу – бик зур төгәллек сорый торган, катлаулы математик процесс. Гаубицадан атучылар үзләре цельне күрмиләр. Без биргән мәгълүматларны СОП белән “вычислитель” бик яхшылап эшкәрткәннән соң килеп чыккан “данный”ларны гаубицаның панорамасына урнаштыралар. Ә без исә НПдан һәр атылган снарядның кайда төшеп шартлаганын дальномер һәм буссоль ярдәмендә координаталарын билгеләп барырга тиеш. Менә монысы була “корректировка огня”. 19 ноябрь иртәсендә Сталинград тирәсендә башланган “артподготовка” менә шул була инде.
Ел ярым Германиядә хезмәт итү дәверендә бик күп хәрби өйрәнүләрдә катнашырга туры килде. Безнең артполктан батарея командиры капитан Бойко белән мине немец артиллеристлары белән берлектә узган “учение”гә дә җибәрде. Безнең өч аяклы дальномер белән буссоль урынына аларда ул вакытта ук электрон приборлар күреп шаккаткан идек. Өч көн, өч төн барган хәрби өйрәнүләрдән без комбат белән бик күп уңай тәэсирләр алып кайттык.
Хезмәтнең икенче елында безнең артиллерия полкына яңа гына заводтан чыккан САУ- 152 үзйөрешле гаубицалар кайтара башладылар. Ә безгә исә заманча җиһазлар урнаштырылган МТ-ЛБ(у) дип аталучы чылбырлы хәрби разведка машинасы бирделәр. Шулай булса да, “учение”ләр вакытында16 килограммнан артык өч аяклы дальномер, шулай ук өч аякка беркетеп куела торган буссоль һәм шкалалар урнаштырылган хәрби бинокль безнең төп коралыбыз булып калды. Артиллерия полкы булганлыктан, 19 ноябрь чын бәйрәм рухы ала иде. “Торжественное построение”, “праздничный обед”, ә кич клубта кино күрсәтәләр. Башка чаралар да була.
19 ноябрь – Артиллерия һәм ракета гаскәрләре көне уңаеннан әлеге кораллы көчләр составында хәрби хезмәт үткән һәм бүген хезмәт итүче райондашларыбызны бәйрәм белән котлыйм. Һәммәгезгә дә сәламәтлек, имин тормыш телим. Артиллерия залплары истәлекле бәйрәмнәрдә салют биргәндә генә яңгырасын! Язмамны артиллеристлар горурланып әйтә торган русча сүзләр белән тәмамлыйм: “Мы не элита, мы – боги войны!”
Азат Гыйльметдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев