Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Безгә язалар

Әтинең фәрештәсе

Гомеренең соңгы көненә кадәр әти аңа рәхмәт әйтеп яшәде.

Гомеренең соңгы көненә кадәр әти аңа рәхмәт әйтеп яшәде.

– Их, “Авыл утлары”на бер язып чыгарга иде! – дип, планнар да корды. Әмма тормышының соңгы ел ярымы иҗат эшенә чумарлык булмады шул. Шулай да Сиринасын онытмады ул.

– Син язарсың! – диде. Вәгъдә – иман! Моңарчы кул җитмәде, ә менә бүген сәгате сукты.

Флүрә апа белән әти – классташлар. Иске Карамалы авылы кызы ул. Тормышка исә Бикмәч авылына чыга. Сөйгәне дә үзе белән бер исемдә – Флүр атлы. Кырынтау авылыннан шундагы әртилгә эшкә килгән була иренең гаиләсе. Флүрә дә шунда эшкә керә. Көндез агач кисәләр, ә кичләрен мунчала ясыйлар, кап (капчык өчен) сугалар. Җиңел эш түгел. Башта юкә агачын суга батырып җебетергә, аннан кайрысыннан аерып үз технологиясе буенча эш итәргә кирәк. 

Аларның ике кызлары туа. Олысына – Фәридә, төпчеккә Сирина исеме кушалар. Сөенепләр генә яшисе дә бит!.. Әмма Флүрә апага 30 яшенә дә җитмичә тол калу, ә мәктәпкә дә кермәгән кызчыкларга ятимлек язмышы күкләрдә язылган. Гаилә башлыгы бик яшьли юл фаҗигасендә һәлак була. 

Бикмәчнең Әртил ягы урамыннан китми Флүрә апа. Бианасы белән яшәп кала. Ә аның талканы коры, әйткән сүзе – закон! Гомерен кызларына багышлаган әни ул. Сорап килүчеләр булса да, кияүгә башка чыкмый. Балалары исә башта Яңа Усы мәктәбендә белем алып, югары сыйныфларны Мөслимдә укып, тормышта үз юлларын табалар. Ә бит сүз башы Сирина иде.

Сирина Ногманова, 1987 елда Минзәлә медицина училищесын тәмамлап, Мөслим үзәк хастаханәсенә эшкә кайта. Менә инде 37 ел ул – терапия бүлегенең палата шәфкать туташы. Ә әти соңгы 20 елда нәкъ шушы бүлектә ай саен ятып чыгучы йөрәк авырулы пациент иде. Бары тик Сирина апа гына система кую өчен аның кан тамырын таба алды. Шимбә-якшәмбе хастаханәгә эләксә, әти борсалана башлый. Ничек итсә итә, әмма дүшәмбедән, Сиринасы постта дежур чагында гына система ала. Аларның “җеннәре килеште”. Серләре дә, сүзләре дә бер булды. Хатын-кыз буларак, мин аны ягымлы, төпле, аз сүзле, эченнән нур чәчеп тора дип тасвирлар идем. Чын шәфкать туташы шундый булырга тиештер дә. Кайчакта бер җылы сүз җитә бит. Әйтик, исән каласың диюләре.

40 елга якын эшләү дәверендә Сирина Ногманова Татарстан сәламәтлек саклау министрының, район хакимиятенең, төрле чордагы баш табибларның Рәхмәт хатларына, Мактау кәгазьләренә ия булган. Әмма нәрсә соң ул пичәтле катыргы?! Медицина хезмәткәрләре кулында – кеше язмышлары һәм аларның батырлыгын бер генә үлчәү дә төгәл бәяли алмас.

Флүрә апа белән әти, ике сабакташ, берничә ай аерма белән генә арабыздан киттеләр. Кеше бакыйлыкка күчкәч тә өч көнлек эше кала, диләр. Әтинең мәкалә язасы бар иде. Инде анысы да үтәлде.

Гөлназ Шәмси.

Иске Карамалы.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев