Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Безгә язалар

Әйтер сүзем бар сезгә

Җәмигъ мәчетендә хатын-кызлар арасында “Әйтер сүзем бар сезгә” исемле вәгазь бәйгесе үтте

2018 елдан бирле оештырылучы, динебез һәм туган телебезнең кыйммәтләрен, күркәмлеген аңларга өйрәтүче бу чара конкурсантлар арасында да, тамашачылар арасында да зур популярлык казанды. Ислам динен популярлаштыру, кардәшләрне борчыган мәсьәләләрне ачыклау, талантлы вәгазьчеләрне барлау максатыннан оештырылган чарага чыгыш ясаучылар ныклы әзерлек белән килгән иде.

Мөслим районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин, район Башкарма комитеты рәисе урынбасары Марина Бәдретдинова, кичәдә катнашучыларны сәламләп, кешенең рухи дөньясын баета, дөрес яшәү рәвешенә чакыра торган вәгазь-нәсыйхәтләрнең мөһимлеген ассызыкладылар. Вәгазьләрне бәяләү комиссиясе бәйгедә катнашучы һәркемнең ныклы әзерлек белән килүен, нигезләмә таләпләренә туры китереп чыгыш ясавын билгеләп үтте.

19-45 яшьлек катнашучылар арасыннан Диләрә Хәбибуллинага – беренче, Рәмзия Латыйповага икенче урын бирелде. 45 яшьлек һәм өлкәнрәкләр арасында Рәүфә Шәмдинова беренче урынны яулады. Асия Хөсәенова – икенче, Зөһрә Харисова өченче урынга чыкты. Зәмдәрия Дәүләтшина, Эльза Әминова бертавыштан “Тамашачы хуплавы” бәяләмәсенә ия булдылар. Зилә Моратова викторина оештырды. Призлы урыннар алучыларга, иң өлкән һәм иң яшь конкурсантларга, “акыл ярышы”нда катнашучыларга грамоталар, истәлек бүләкләре тапшырылды.

Уйланырга һәм гыйбрәт алырга, нәфес һәм холкыбызны төзәтергә сәбәп биргән вәгазь-нәсыйхәтләр әзерләп килгән конкурсантларга рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Илүсә Исламова, район мөхтәсибәтенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр белгече.

Гөлназ Җәлилова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев