“Әйдә” – аның дусты
Айгөл Ситдикова Вәрәшбаш авылы яшьләрен театр уйнарга өйрәтә
Соңгы елларда мәдәният өлкәсендә халыкның буш вакытын күңелле итеп уздыру өчен төрледән-төрле мавыктыргыч чаралар еш оештырыла. Әлбәттә, бу – күп көч таләп итә торган хезмәт. Күпме тырышлык, хезмәт оештыручылар иңнәренә төшә. Авылда бигрәк тә авыр, чөнки җирлекләрдә халык саны көннән-көн кими.
Авыл кешеләренең күбесе район үзәгендә эшли. Кич белән генә арып, алҗып кайтып керә. Йорт-җирдәге вак-төяк эш, кичке аш әзерләү белән вакыт сизелми дә узып китә. Ашап-эчеп тамагын туйдыруга тизрәк урынга яту ягын карый. Күбесе китап укып, баласы белән әңгәмә корып, телевизор карап ятуны кирәк санамый, чөнки барыбызны да әсир итүче телефон учыбызга “менеп” кунаклый. Күп очракта замана кешесен өеннән, йомшак кәнәфиеннән кузгатып, каядыр алып китү бик авыр. Һәм боларның барысын да заманага сылтап калдырабыз. Ә элекке вакытларда әти-әниләр күпкә авыррак эшләр башкарганнар, юлларны җәяү узганнар, эштән кайткач та йорттагы вак-төяк эшкә өстәп, абзар тулы мал, өй тулы бала караганнар. Шулай да, җыелып, кич утырулар, шаулап-гөрләп клубка кичке уенга төшүдән бер дә авырсынмаганнар. Димәк, вакыт җиткерү кешенең бары тик үзеннән тора.
Мәкаләмнең исеме – башка, сүз башым бөтенләй икенче булып чыкты әле. Төп фикерем – вакытны дөрес бүлү турында. Безнең Вәрәшбаш авылында туып үскән Айгөл Ситдикова бүгенге көндә район үзәгендә яши. Мөслим гимназиясе бассейнында тренер булып эшли ул. Ул шулкадәр тынгысыз кеше, тик кенә басып та тора алмый. Аның турында әнисе дә: “Яшен уты күргәнегез бармы? Минем Айгөл дә нәкъ шул яшен уты кебек”, – ди. Аның кергәнен, чыкканын күрми дә калырга мөмкин. “Минем яшен утын күргәнем бар, шуңа Айгөлне дә шуның белән чагыштырам,” – ди әнисе Айгөл турында.
Язмам да Айгөл Ситдикова турында булыр. Айгөл ире Ринат белән Мөслимдә йорт җиткереп, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Икесе дә бик тырыш, бер-берсен аңлап, бер-берсенә ярдәмләшеп яшиләр. Айгөл – эшендә хөрмәткә лаеклы хезмәткәр. Бик кызыклы шәхес авылдашыбыз, чөнки аның җитешмәгән җире юк. Инде берничә ел ул Вәрәшбаш авыл клубында эшләүче “Сердәш” үзешчәннәр коллективының актив әгъзасы булып тора. Клубта ел дәвамында авыл халкы өчен төрле кызыклы чаралар уздыралар. Традиция буенча ел да спектакль куялар. Быел үзешчәннәр коллективы Гамир Насыйриның “Яшел эшләпә” комедиясен сәхнәләштерде. Төп рольне (Хупҗамал ролен) Айгөл Ситдикова башкарды. Хәкимҗанны – Айзат Әхмәдуллин, Сәйфелмөлекне – Рамил Сәхаутдинов, Гөлбикәне – Камилә Мәрданова, яучы карчыкны Алия Сәхәбетдинова уйнады. Рольләрнең бүленеше үзешчән артистларның характерына, холкына туры килгән, дисәк тә дөрес булыр. Үзешчәннәрнең рольгә кереп уйный белүләре – зур сәләт. Һәркем уз ролен бик килештереп башкарды. Яшь буынның үзешчәннәр коллективына кушылуы бигрәк тә сөендерә. Алар да – эштә, укуда, ләкин һәрберсе вакытын дөрес бүлеп, кичләрен репетициягә йөреп, халыкка күрсәтерлек спектакль әзерләгәннәр. Оештырып йөрүчесе клуб мөдире булса да, һәркемне әйдәп йөрүче Айгөл иде. Һәркөн Мөслимнән килеп, “артистларны” репетициягә әйдәкләде. Нәтиҗәсе дә булды: спектакль куелышы яхшы дәрәҗәдә дип бәяләнде. Йөргән таш шомара, диләр. Айгөл дә елдан-ел остара һәм яшьләрне дә артыннан ияртә, уйнарга өйрәтә.
Гамир Насыйриның мәхәббәт турындагы өч пәрдәлек комедиясен халык бик кызыксынып карады. Вакыйга җәй көне Киңтугай авылында бара. Яучы карчык Камилә Хәкимҗан исеменнән тол хатын Хупҗамалга яучы булып килә. Әсәрнең кызык та, кызганыч та урыннары күп булды. Тамашачылар геройлар өчен сөенеп тә, көенеп тә утырды. Әзерләнеп-әзерләнеп тә, карарга тамашачылар килмәсә дә күңелле булмас иде. Спектакль карарга килүчеләргә рәхмәт! Чынлыкта, үзешчәннәр авыл халкын дөнья мәшәкатьләреннән ял иттерде, проблемаларны оныттырып торды.
Нәтиҗә ясап шуны әйтәсем килә: вакыт юк дип зарлану үзеңнең ялкаулыгыңны дәлилләү булып чыга түгелме? Айгөлнең дә вакыты юктыр, берсеннән-берсе кечкенә өч баласы бар, һәрберсе әнисенең күзенә карап, нидер сорыйдыр. Эштән арып кайтучы ире дә ашарга таләп итәдер. Йорт-җире булган хатын-кызның эшләре дә тавык чүпләп бетермәслек бит. Ләкин, бернигә карамый, Айгөл һәр эшкә җитешә. Аңа киләчәктә дә уңышлар телибез, гаиләсендә татулык, йортларында бәрәкәт булсын.
Миләүшә Хәсәнова, Мөслим гимназиясе укытучысы.
Фото – Миләүшә Хәсәнованың шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев