Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Әби-бабайларның яшьлек дуслары

Музей кыйммәтле экспонатларга байый һәм тулылана бара. Шушы көннәрдә якташыбыз Рәшит Вилданов үзенең кадерле коллекциясен – бүгенге көндә сирәк очрый торган граммофон һәм патефоннар, пластинкалар бүләк итте.

Агачтан сырлап ясалган граммофон XIX гасыр азагы-XX башына карый. Ә Коломенск патефон заводында җитештерелгән патефон бөтен СССРга данлыклы булган. Аның исеме “Молот”, “Северный пресс”, Владимир патефон заводлары белән бәйле. Әмма бүген Коломенск предприятиесендә чыгарылган пластинкаларның тавышын музейда гына ишетергә мөмкин. 1933 елда элеккеге ефәк җитештерү фабрикасының буш мәйданнарында Коломенск патефон заводы ачыла. Анда елына 250 мең патефон җитештерелә. 1938 елда Коломенск патефон заводы эшчеләре саны 3241 кешегә җитә. 
1937 елда Коломенск патефоннары Парижда Бөтендөнья күргәзмәсендә СССРны тәкъдим итә. Бөек Ватан сугышы елларында Коломенск патефон заводы эвакуацияләнә. 1941 елның көзендә “патефонка”ны Новосибирск өлкәсенең Белово шәһәренә күчерәләр, анда завод базасында танклар өчен рацияләр җитештерү җайга салына. 
Коллекциядә “Молот” заводында ясалган тагын бер патефон бар. Аны Бөек Ватан сугышында окопларда сугышчылар тыңлаган. Кыска вакытлы ялларда бабаларыбызның күңелләрен әлеге патефоннанан агылган көйләр юаткан һәм дошманны җиңүгә көч өстәгән.
Микифон – дөньядагы беренче, иң кечкенә һәм, мөгаен, иң матур кесә граммофоныдыр. Швейцария кулланма сәнгатенең хәзинәсе ул.
Микифонның формасы һәм зурлыгы Швейцариянең зур кесә сәгатен хәтерләтә. Байлар өчен ул заказ буенча алтын һәм көмеш вариантта ясала. 
Алда саналган кыйммәтле техниканың барысы да төзек, эшкә яраклы. Чараларда аларны кулланырбыз, музей кунаклары ретро музыка тыңлап ләззәтләнер, дип уйлыйбыз. Рәшит Вилдановка ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез!


Йолдыз Зәкиева, туган як музее хезмәткәре.

Фото - туган як музее архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 15 сентябрь санында

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев