VII Бөтенроссия татар төбәкчеләре форумында
Мөслим – Урал арасы: барасы да кайтасы
Мөслим – Урал арасы: барасы да кайтасы
(Ахыры. Башы 23, 25 ноябрь саннарында).
Атом бомбасы җитештергән, аны Япониянең Хиросима hәм Нагасаки шәhәрләренә ташларга өлгергән, шуның белән бөтен дөньяны, бигрәк тә советлар илен куркытырга ниятләгән Америка Кушма Штатларына каршы тору өчен ашыгыч төстә атом бомбасын җитештерү кирәк булу сәбәпле иминлекне тәэмин итү өчен ышанычлы чаралар күрергә игътибар җитмәгән, күрәсең. Радиоактив калдыкларның бер өлеше авыл янәшәсендәге Теча елгасына агып төшә. 1957, 1967 елларда радиация белән зарарлаучы аварияләр була. Нәтиҗәдә җирлек халкы нурланыш ала, каты авыруларга дучар ителә. Яман авырулар бик күпләрне якты дөньядан алып китә... Ике меңенче еллар башында авылны ике чакрым ераклыктагы Мөслим тимер юл станциясенә күчерү турында карар кабул ителә. Шул вакытта да (радиация янавын аңлаган хәлдә!) туган-үскән авылларын ташлап китәргә теләмәүчеләр табыла!..
Мөслим станциясенең 2009 елда төзелгән урта мәктәбендә форумда катнашучыларны татар телендә, милли йолалар белән каршы алдылар. Кунаклар хөрмәтенә әзерләнгән табын да татар ризыкларыннан гына тора иде.
Татар телен, гореф-гадәтләрен, милли ашлар әзерләү серләрен мәктәптә һәм һәр гаиләдә буыннан-буынга өйрәтеп калдырырга тырышулары күңелдә хөрмәт хисләре уятты. Без, үз чиратыбызда, аларны Мөслимебез, район халкының яшәү-көнкүреше, татар әдәбияты, мәдәнияте сагында торучы шәхесләребез белән таныштырдык.
Мөслим тимер юл станциясеннән ерак булмаган Бәгәрәк Тамак авылы табигате, халкының киң күңелле булуы, матур чаралары белән истә калды. (Бәгәрәк Тамак – районда газлаштырылган берничә авылның берсе икән!) Мәктәпнең 100 еллыгы уңаеннан аңа нигез салучы беренче директор Җамалетдин Камаловка мемориаль такта ачылды. Ул безгә яхшы таныш академик Альберт Борhановның бабасы икән!
Кайда гына булмадык! Һәркайда күренекле милләттәшләребез турында мәгълүматлар ишеттек, алар хөрмәтенә куелган hәйкәлләрне күреп горурландык. Серов шәhәрендәге китапхәнә каршында герой-шагыйрь Муса Җәлилнең бюсты урнаштырылган. 90 ел элек шагыйрьнең әлеге калага килүен серовлылар зурлап билгеләп үтте. Өлкә үзәге Екатеринбургта да шундый ук бюст күрү күңелгә рәхәтлек бирде. Ә Чиләбе каласы бу юнәлештәге эшләре белән барысын да уздыруын күрсәтте. Шәһәрнең бик матур урынында Габдулла Тукай (бар буена) hәйкәле тора. Анда: “Великий татарский поэт Габдулла Тукай” дип язылган. Икенче мәйданда Муса Җәлил бюсты куелган. “Татарский поэт Муса Джалиль, Герой Советского Союза, лауреат Ленинской премии” дип язу да уелган. Күпмилләтле илебез халкының hәр вәкиленә татарны танытучы юллар бу! Легаль булмаган легендар татар разведчигы Исхак Әхмеровка куелган hәйкәл дә – Чиләбедә! Россиядә разведчикларга куелган бердәнбер hәйкәл икән ул! Чиләбедә, бер булса да, татар мәктәбе бар! Исеменә җисемен туры китереп, урта мәктәп М. Җәлил исемен йөртә. Мәктәпнең коридорын зәвык белән эшләнгән стенд һәм шагыйрьнең бюсты бизи. Стендлардагы язмалар, фоторәсемнәр М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында гына түгел, ә Татарстанның, аның җитәкчеләренең шагыйрьгә карата игътибары турында да сөйли. Мәктәптә җиhазландырылган татар теле кабинеты бар. Мәктәп директорының милләте өчен җан атып, тырышып йөргән тәрбия эшләре буенча урынбасары Марат Әхәтов үзен укучылар һәм укытучылар коллективын туплаучы, әйдәп баручы җитәкче итеп танытты.
(Ахыры бар).
Рушат Солтанов, Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслим районындагы вәкиллеге җитәкчесе.
Фото - Р.Солтановның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев