Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Бездә шундый хәлләр бар

Рүзәл Минһаҗев белән очрашу кичәсе уздырганнар

Рүзәл чарага үзенең иҗат коллективы белән килгән иде.

Баланлы авыл мәдәният йортында волонтер Рүзәл Минһаҗев белән очрашу кичәсе уздырганнар.

"Рүзәл чарага үзенең иҗат коллективы белән килгән иде. Авыл халкы өчен бик тирән мәгънәгә ия очрашу булды ул. Егетләр баян һәм гитарага кушылып борынгы җырларны башкардылар, Рүзәл үзенең шигырьләрен укыды, махсус хәрби операция барган җирләрдә кичергән хисләре белән бүлеште, улларын югалткан әти-әниләргә йөрәк түреннән чыккан шигырьләрен укыды, яңа чыккан китабын бүләк итте.

Авылның имамы Җәмил хәзрәт Рүзәлгә изге Коръән китабын тапшырды. Без алар белән бергә җырладыкта, хисләргә бирелеп еладык та, безнең өчен бик кирәкле, файдалы очрашу булды", - дип хәбәр итә Баланлы мәдәният йорты директоры Фәния Хафизова.

Фотолар - Баланлы мәдәният йорты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев