Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Май ае бай һәм бик истәлекле булды

Олы Чакмак һәм Шуганка авылларындагы бик матур музейларны карап кайттык.

Май ае минем өчен чараларга бай һәм бик истәлекле булды. Мөслимдә узган Җиңү бәйрәмендә катнаштым, Олы Чакмак һәм Шуганка авылларындагы бик матур музейларны карап кайттык. Үзебезнең районда да истәлекле матур урыннар бик күп икән! Азнакайдагы Чатыр-тауны да күрергә насыйп булды. Азнакайдагы туганнарыма Коръән ашына барган идек. Аштан соң барыбыз бергә Чатыр-тауга бардык. Аны күптән күрәсем килеп йөри иде. Аллага шөкер, хыялым тормышка ашты. Чатыр-тауга 134 баскыч аша мендек. Бик матур экскурсия булды ул. Биеклектән тирә-юнебезнең матурлыгын күреп сокландык. Мондый матур урыннарны киләсе елларда да күрергә язсын! Иң мөһиме: илләр – тыныч, күкләр – аяз, җәйләр матур булсын!

Мөҗәһидан Мортазин,
Исәнсеф авылы

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев