“Кояшкай” балалар бакчасында мавыктыргыч чара үткәрелде.
Бездә шундый хәлләр бар

“Кояшкай” балалар бакчасында мавыктыргыч чара үткәрелде.

Юл йөрү кагыйдәләренә багышланган мавыктыргыч чара «Кояшкай» балалар бакчасында үткәрелде.

“Кояшкай” балалар бакчасында “Светофор – безнең иң яхшы дустыбыз” дип аталган мавыктыргыч чара үткәрелде.

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әти-әниләре белән бергә әлеге бәйгедә катнашты. Балалар бакчасының агитбригадасы ата-аналар һәм балалар алдында чыгыш ясап, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырды. Чарада “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Мөслим һәм Сарман районнары бүлеге җитәкчесе Алсу Ситдыйкова юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы белән таныштырды.

Бәйгедә катнашучыларга истәлекле бүләкләр һәм Мактау грамоталары тапшырылды.


 Алсу Ситдыйкова, Миләүшә Солтанова фотолары.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев