Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Бездә шундый хәлләр бар

Илнур Кәримов, Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы:

– Өлкәннәр ункөнлеген җирлегебездә ел саен матур чаралар белән билгеләп үтәргә тырышабыз. “Август-Мөслим” агрофирмасы ел саен өлкәннәребезне хөрмәтләп бик күп күчтәнәчләр әзерли. Быел да өлкәннәребезгә агрофирма әзерләгән азык-төлек пакетларын тараттык. Әлеге пакетларны Иске Карамалы, Яңа Карамалы, Түреш, Күбәк авылларында яшәүче 296 өлкәнебез кабул итеп алды. Беренче октябрь көнне Иске Карамалы авылы мәдәният йортдында мәдәният йорты, китапханә һәм авыл җирлеге белән берлектә “Картаймагыз әле, авылдашлар” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрдек. “Август-Мөслим” агрофирмасы укытучы-тәрбиячеләрне дә онытмый. Быел да агрофирма тарафыннан Күбәк урта белем бирү мәктәбендә һәм авыл балалар бакчасында хезмәт куючы укытучы һәм тәрбиячеләрне бәйрәм белән тәбрикләп күчтәнәчләр өләштек.

Фото – «Август-Агро» төркеменнән 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев