Бездә шундый хәлләр бар
Гөлнара Хәкимова, Әмәкәй авылы:
– Әмәкәй авылы элек-электән базарлы булуы белән данлыклы булган. Базарда даими рәвештә 17 лавка эшләгән, көз көне олы ярминкәләр үткәрелгән. Әмәкәйдә базар 1960 еллар урталарына кадәр узган. Шушы матур традицияне дәвам итеп, авылыбызда көзге ярминкә үткәрелә башлады. Быел гөрләп Әмәкәй базары үтте. Киров урамында яшәүчеләр ел да, авыл урамнарын тутырып, гармуннар белән җырлап киләләр. Кызларның кулларындагы кәрзиннәрдә – ярминкәдә сатарга балы, кайнатмасы, гөмбә, салат, яшелчәләр, йомырка, бәйләнгән оекбаш-башмаклар! Күрше Сөякәй, Бәкәбез, Карамалы, Дусай авылларыннан да сату белән килгәннәр иде. Куян, тавык, балык сатучылар да булды! Ләйсән Хаҗиева һәм Венера Нургалиева үзенең төркеме белән бик матур концерт куеп, авыл халкын ял иттерделәр. Бәйрәмне оештырган һәркемгә рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев