Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Бездә шундый хәлләр бар

Альбина Камалова. Югары Табын

– 15 август көнне безгә зур кайгы килде. Гомер буе яшәгән йортыбызда янгын чыкты. Төнлә шарт-шорт килгән тавышка уяндым: өйне ут ялмап алган. Пластик белән эшләнгән түшәм эреп идәнгә ага. Яланаяк йөгереп чыгып шуңа басканмын. Бөтен җирдә – төтен! Өйалды ишеген ничек ачып чыкканымны да хәтерләмим. Чыкканмын да аңымны югалтып ауганмын. Йортыбызның аш-су бүлмәсе тулысынча янып бетте, калган бүлмәләргә дә янгын зур зыян салды, йорт яшәрлек түгел. Бөтен кием-салым, документлар янып көлгә әйләнде. Бер нәрсәсез урамда басып калуны сүзләр белән генә аңлатып булмый. Авыр вакытта ярдәм күрсәткән авыл җирлеге башлыгына, күршеләргә, авылдашларга, иганәчеләргә зур рәхмәт! Авылдашларның бердәмлеге авырлыкта сынала икән. Алга таба мондый фаҗигаләрне күрергә язмасын иде! – ди Альбина Камалова 

Вильям Тайбактин фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев