Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Балалар иҗаты

Үзенчәлекле күргәзмә

Мөслим лицеенда шәхси күргәзмә оештырылды.

Күргәзмәдә 4“В” сыйныфы укучысы Әнвәр Кондратьевның пластилиннан әвәләп ясалган сыннары тәкъдим ителде. Мондый форматтагы күргәзмә Әнвәрнең әтисенең инициативасы белән оештырылган. Күргәзмәдәге сыннарга караганда, алар сыйныф белән ясалган дип уйларга була.

– Әнвәрнең иҗат җимешләре белән без рәсем һәм технология дәресләрендә танышып торабыз. Әнвәр яңа ясаган сыннарны сыйныфташларына тәкъдим итә, алар турында мәгълүмат җиткерә. Хәзер балалар интернетта күп “утыра”, Әнвәр ясаган геройларны таныйлар, алар белән кызыксыналар, – ди башлангыч сыйныфлар укытучысы Сәрия Гыйльфанова.

Әнвәр мультфильм, уен геройларын ясарга ярата. Ике ел эчендә ул 60ка якын сын ясап, коллекция туплаган. Бер фигураны ясау өчен уртача 2-3 көн кирәк икән. Сыннар арасында бер ай буе ясалганнары да бар.

Рәмилә Сәләмова

Рәмилә Сәләмова фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел, 5 апрель санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев