Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Балалар иҗаты

Мин кулыма каләм алам

Мөслим гимназиясенең 2в сыйныфы укучыларыннан әкиятләр һәм хикәяләр

Һәрвакыт бергә

Борын-борын заманда яшәгән, ди, Кояш белән Ай. Алар бик дус булганнар. Берберсеннән аерылып торганда бик борчылганнар. Шуңа Кояш көндез ныклап яктыртмаган, ә Ай төнлә болытлар артына качкан. Болар янына Болыт килгән дә аны дуслары итеп кабул итүләрен сораган. Кояш белән Ай бик шатланганнар, өчесе дуслашканнар.
Беркөнне алар кем яхшырак булуын ачыкларга теләгәннәр һәм үпкәләшкәннәр. Хәтта елый башлаганнар. Шулай итеп Яңгыр барлыкка килгән. Яңгыр алар өчен борчылып: “Сез бер-берегезгә бик кирәк. Дус булганда гына көчле буласыз,” – дигән.
Кояш, Ай, Болыт яңадан дуслашканнар һәм рәхәтләнеп яши башлаганнар.
Тимур Хаҗиев.


Чын дус
Яшәгән, ди, Чик белән Чип исемле ике чыпчык баласы. Бервакыт сикергәләп уйнап йөргән Чик янына песи килә башлаган.
Моны Чип күргән дә, песине алдарга теләп, аның тирәсендә оча башлаган. Чик тиз генә очып киткән дә, агач ботагына кунган. Шулай итеп ул песи тырнагыннан котылган һәм Чипка рәхмәт әйткән. Алар бик яхшы дусларга әйләнгәннәр.
Алмаз Сираев.


Яңа дус
Дамир эскәмиядә моңсу гына утырган Самирны күреп алды. Аның хәлен сорады.
Ә Самир аңа дуслары юк икәнен, аңа бик моңсу булуын әйтте. Дамир Самирга дуслык тәкъдим итте. Алар бик рәхәтләнеп уйнадылар, икенче көнне дә очрашырга сүз бирделәр. Шулай итеп Самир үзенә дус тапты.
Ралина Сираева.


Яхшы дус
Дуңгыз баласы белән бер көчек яшәгән. Көчек бик шаян булган. Ул дуңгыз баласы янына килгән дә: “Син бигрәк ямьсез! Үзең симез”, – дигән. Дуңгыз баласы үпкәләгән һәм читкә киткән. Шулчак көчекне алырга әнисе килгән һәм читтә елап утырган дуңгыз баласын күргән дә: “Нигә елый ул?” – дип сораган. Көчек әнисенә барысын да сөйләп биргән. “Минем аның белән уйныйсым килми!” – дигән. Көчекнең әнисе дуңгыз баласын җитәкләп килгән дә: “Дусларны тышкы кыяфәтенә карап сайламыйлар. Иң мөһиме: дуслар ышанычлы, намуслы булырга тиеш. Бергәләп тату уйнагыз”, – дигән. Көчек дуңгыз баласыннан гафу сораган һәм алар дуслашкан.
Әминә Җәббарова.


Куян белән Тычкан
Куян белән тычкан бик нык дус булганнар. Бер-берсенә һәрвакыт булышканнар, ярдәм иткәннәр, бергә уйнаганнар. Урманга гөмбәгә дә бергә йөргәннәр. Бергә булганда бернәрсәдән дә курыкмаганнар. Ә кыш көне бер-берсенә кунакка йөргәннәр, җыйган гөмбәләрен ашаганнар, үлән чәйләрен эчкәннәр. Беркайчан да үпкәләшмәгәннәр, дуслык турында җырлар башкарганнар.
Роберт Галимәрданов.


Дуслар
Дуслар – иң якын кешеләр. Дуслар бер-берсен аңлый, ярдәм итә. Ләкин бу дустың ни әйтсә дә, аның белән килешергә, ул кушканнарны эшләргә кирәк, дигән сүз түгел. Һәркемнең үз фикере булырга тиеш. Дусларны рәнҗетергә, начар сүзләр әйтергә ярамый. Дусларны сакларга кирәк.
Фирас Нассер.


Яңа дус
Беркөнне Камил урамга чыкты, тик уйнарга дуслар таба алмады. Комлыкта уйнаучы малай янына килде. Аның белән танышып, бергә уйный башладылар. Малайлар янына бер эт килде. Алар, куркып, өй артына качты. Эт малайларны эзләп тапты да: “Мине дә уйнатыгыз әле”, – диде. Малайлар аның исемен сорады. Этнең исеме юк икән, Камил аңа Шарик дип исем кушты. Алар рәхәтләнеп кичкә кадәр уйнадылар, этне тәмле пәрәмәч белән дә сыйладылар. Төнлә йоклар өчен оя ясап бирделәр. Бергә бик күңелле булды!
Гомәр Моратов.


Якын дустым
Минем дусларым бик күп. Иң якын дустым Абдулла исемле. Без аның белән һәрвакыт бергә уйныйбыз. Җәй көне лагерьда да бергә ял иттек. Мәчеткә бергә укуларга йөрибез. Абдулла бик яхшы укый, бассейнга йөри. Мин дә аңа охшарга тырышам һәм аның белән горурланам.
Камил Шакиров.


Бөркет баласы
Бервакыт ояда утыручы бөркет баласы башын күтәрде һәм һавада очып йөрүче башка кошларны күрде.

– Әнием, анда нинди кошлар оча? – дип сорый ул әнисеннән.

– Болар – безнең дусларыбыз, бөркетләр, – ди әнисе.

– Әнием, алар безнең ашамлыкны урладылар! – ди бөркет баласы.

– Юк, улым, мин аларны үзем сыйладым, чөнки бөркетләр үзләре тук булмаса да, башкалар белән бүлешә белергә тиеш, – ди Әни-бөркет.
Шулай итеп кечкенә бөркет баласы дусларга ярдәм итәргә кирәклеген аңлады.
Илдан Харисов.


Су кызы
Шамил дусты белән су буена китте.
Алар башта, комга ятып, кояшта кызындылар, аннан соң суга керделәр. Шулчак малайлар суда йөзүче бер кызны күрделәр.
Кыз бик матур иде. Камил кыз белән танышырга теләде һәм кулыннан тотты. Кыз еларга кереште: “Җибәрегез мине, мин сезнең бер теләгегезне үтим,” – диде. Малайларның теләкләре бик күп булса да, алар дус-тату булырга дигән фикергә килде. Су кызы әлеге теләкне үтәде һәм йөзеп китте.
Артем Чернов.

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев