Кыйммәтле ядкәр
Язмам бабам, Бөек Ватан сугышында катнашкан Николай Петров истәлегенә багышлана.
“Бүген нинди матур көн!” – дип уйлады Мария, уянгач. Тәрәзәдән кояш нуры агыла, ә тәрәзә артында үскән сиреньнең исе башны әйләндерә. Мария урыныннан торды, тыныч кына йоклап яткан кызы Галинаны үбеп, эшкә кереште.
Авылда эш күп, ирләр кулы җитми. Барысы да фронтта. Сугыш бара. Мариянең ире, элек Минзәлә төрмәсе начальнигы булган Николай Петров та үз теләге белән фронтка китте. Мария 3 яшьлек кызы белән Яңа Усы авылында яши.
Мария өй эшләрен җитез генә башкарды да кызын уятты. Балага яңа сауган сөт белән икмәк телеме бирде. Ашагач, алар, җитәкләшеп, колхоз кырына чәчүгә киттеләр.
Кояш офык өстеннән һаман югарырак күтәрелә, күктә тургайлар сайравы ишетелә. Мариянең күңелендә әйтеп бетергесез шатлык, ниндидер рәхәтлек тойды. Авылдашларын сәламләгәч, Мария эшкә кереште, ә кызы башка балалар белән урман янындагы аланга уйнарга йөгерде.
Төшке аш алдыннан күрше хатынның яңгыравыклы тавышы ишетелде:
– Кызлар, карагыз, хат ташучы килә!
Барысы да хат ташучыга таба йөгерделәр, ләкин команда биргәндәй кинәт туктап калдылар. Һәркем аңлый: хат ташучы күптән көтелгән өчпочмаклы хат кына түгел, якыннары турында начар хәбәр дә китерә ала. Хат ташучы якынлашкач, аның йөз-кыяфәтеннән бүген начар хәбәрләр булмаячагын аңлады.
– Хәерле көн, колхозчы хатын-кызлар! – дип сәлам бирде Иван дәдәй (хат ташучының исеме шулай иде). – Я, бүген кем биергә әзер?
– Без барыбыз да әзер, – диде бригадир. – Кемне шатландырасың?
Иван дәдәй сумкасыннан шпагат белән бәйләнгән өчпочмаклы хат кисәге чыгарды. Хатын-кызлар түземсезлек белән аңа текәлделәр.
– Мария, читтәрәк торасың, сиңа бу. Николайдан.
Иван дәдәй елмайды һәм беренче хатны сузды. Мариянең шатлыгы ташыды. Менә ул күптән көтелгән хат! Менә ул таныш язу! Хатын бер генә секундка иренең исен тойгандай булды. Николайдан хатлар еш килә, ләкин Мариягә хатлар арасы бер гомер кебек тоела.
– Галя, кызым, кил әле бирегә! Әтиең хат җибәргән, – дип шатланып кычкырды Мария һәм баш очында хатны болгады.
Галина, әнисенең чакыруына йөгереп килеп, кечкенә кулын хатка таба сузды. Арткы ягындагы рәсем аны үзенә җәлеп итте: шинель һәм каска кигән, кулларына автомат тоткан совет солдатлары, танк өстендә утырып, Җиңүгә каршы баралар. Ә алар өстендә урак һәм чүкечле ал байрак җилферди. “Ленин байрагы астында, Сталин җитәкчелегендә – алга! Немец оккупантларын тар-мар итәргә һәм аларны туган илебездән куып чыгарырга!” дигән язу да бар.
– Я, кызым, әйдә, укыйбыз. Безнең әти нәрсә язган? – диде Мария, чирәмгә утырып.
Галина өчпочмаклы хатны әнисенә бирде дә аның тезләренә менеп утырды. Мария хатның адресын карады: полевая почта, 24860:/А. Петров Н.Н.
– Кайда соң син хәзер? – дип көрсенеп куйды хатын.
Хәрби часть урнашкан урынның сер итеп саклануын ул аңлый иде. Николайның ул серне ачарга хакы юк.
Мария хатны укый башлады: “Исәнме, Мария. Бу мин – Николай. Кызым Галинага миннән бик зур сәлам...”
– Ишетәсеңме, Галя, әтиең сиңа сәлам җибәрә.
Мария кызын ныграк кысты һәм укуын дәвам итте: “Мария, мин исән-сау һәм сәламәт. Әлегә мин укуда. Минем барысы да яхшы. Мария, син ничек яшисең? Авыр түгелме? Хәзер бөтен җирдә дә алай ук яхшы түгел. Иң мөһиме – тук булсаң, инде яхшы. Мария, мин сезне бик сагынам. Мин сиңа көн саен хатлар язам. Мария, кызым Галина ничек анда? Бик еламыймы? Зур үскәндер инде кызым. Минем Галинаны бик күрәсем килә. Мария, кызыбызның фотосын миңа җибәрергә тырыш әле. Ә мин сезгә үземнекен җибәрермен. 20 майда фотога төшәчәкбез. Мария, мин сезне бик-бик сагындым. Хат яз, Мария. Очрашканчыга кадәр”.
– Менә шул, – дип көрсенеп куйды хатын һәм күз яшьләрен сөртеп алды.
Хатның датасына карады: 1943нче елның 11 мае. “Ә бүген инде 26 май”, – дип уйлады хатын.
– Я, Николай ничек анда? – дип сорады күршесе.
– Яхшы. Әлегә укуда.
– Ә нигә елыйсың? Шатлан. Исә-сау бит...
– Сагындым, күршекәем! Менә Галинаның фотосын сораган. Каян алам инде мин аны?!
Кичен, балавыз шәме яктысында, Мария хатны тагын бер кат укып чыкты. Ул хатның һәр сүзен хәтерли һәм эчтәлеген дә сөйли ала. Ул “кыйммәтле кәгазь”не күкрәгенә кысты. Мариягә яраткан ире Николай аны кочаклый кебек тоелды. Яңаклары буйлап яшь ага. Ул кызы янына сәкегә ятты да күзләрен йомды. Хәтерендә ире белән бергә үткәргән көннәр турында истәлекләр яңарды. Киләчәк турында матур уйлар белән ул йокыга талды...
Кызганыч, Марияның хыяллары тормышка ашмады. 1943 елның җәендә Калининград янындагы каты сугышларда Николай батырларча һәлак булды.
Мария (якын әбиемнең әнисе) туган авылында яшәп, 1984нче елның августында вафат була. Аларның бердәнбер кызлары Галина (минем якын әбием) әлегә кадәр Яңа Усы авылында яши. Әлеге өчпочмаклы хатны Галина әбием үзен – әтисе белән, балаларын, оныкларын бабалары белән бәйләүче бердәнбер истәлек итеп саклый.
Яна Петрова, Яңа Усы мәктәбенең 8 сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев