Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчадагы дару үсемлекләре

Сары мәтрүшкә (зверобой продырявленный)

Сары мәтрүшкә — иң борынгы үсемлекләренең берсе. Әбугалисинаның «Табиблык фәне кануны»нда сары мәтрүшкәне күп кенә авыруларны дәвалауда файдалану турында мәгълүматлар бар. Бу үсемлекне халыкта юкка гына туксан тугыз авыру үләне дип санамаганнар.

Россиядә моннан 2500 ел элек яшәгән борынгы славян шәһәре Бискупин хәрабәләрен казыганда 20 төрле үлән табылган һәм шулар арасында мәтрүшкә дә булган.

Сары мәтрүшкә сары мәтрүшкәлеләр семьялыгына керә. Русча ул шулай ук зверобой обыкновенный, зверобой продырявленный, заячья кровь, кровец, исемнәре белән дә очрый.

Бу үсемлек үзенең исемен җәнлекләрне һәм йорт хайваннарын агулавы сәбәпле алган (зверобой — җәнлек үтерүче). Безнең илдә бу үсемлекнең 51 төре очрый.

Бу нечкә тармаклы тамыр-сабаклы һәм шуннан китүче биеклеге 100 см га кадәр җитә торган үлән үсемлек. Августта чәчәк ата, сентябрь — октябрьдә җимеш бирә.

Дарулык чимал сыйфатында сары мәтрүшкәнең җир өсте өлешен файдаланалар; анда дубиль матдәләр, гиперозид, рутин, кверцитрин, изокверцитрин һәм эфир мае, сумалалы матдәләр, аптоцианнар, сапониннар, каротин, С, Р витаминлы актив матдәләр бар.

Үлән кайнатмалары, брикетлар һәм төнәтмәләр шикелле дару формаларын берләштерүче һәм антисептик чаралар сыйфатында политлардан, эч китүләрдән, гингивитларны, стоматитларны профилактикалаганда һәм дәвалаганда, теш уртларын майлау һәм авыз чайкау өчен кулланалар.

Сары мәтрүшкә препаратлары кан тамырлары спазмаларын баса, капиллярны ныгыта, вена, кан әйләнешен һәм кайбер эчке органнарның кан белән тәэмин ителүен яхшырта.                                             

Бу үсемлек халык медицинасында киң таралган, бик күптәннән инде аны кан туктатучы һәм ялкынсынуга каршы дару буларак эчкәннәр, маститны, анемияне, геморройны, желтуханы, мигреньне, гипертонияне, ютәлне дәвалаганда кулланганнар. Мәтрүшкә үләнен яраларны, язваларны, озак ятып чиләнүләрне, аллергияне дәвалаганда файдаланганнар.

Сары мәтрүшкәне йорт тирәсе участогында уңышлы үстерергә була. Чәчүлек материалны кыргый үсемлекләрдән җыялар.

Орлыкларны  көз көне яки яз башында чәчәләр. Аларны өскә генә, туфракка күмдермичә чәчәләр.

Үләнне беренче тапкыр чәчәк ату башлану фазасында җыялар. Җыелган үләнне буш кына учмаларга бәйлиләр һәм җилләтелә торган чормаларга элеп куялар.  

Үсемлекләр яхшы булганда кискәннән соң 30—40 к кабат үсеп китәләр һәм чәчәк ата башлыйлар.

Сары мәтрүшкә чималын коры урыннарда пакет, төргәкләрдә, ящикларда, ә туралганнарын капчыкларда 3 ел буе саклыйлар.

Фото - Freepik.com 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев