Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчадагы дару үсемлекләре

Кычыткан (Крапива двудомная)

Кычытканның шифалы үзлекләре инде борынгы заманнардан ук белгәннәр.

 

 

Кычытканның шифалы үзлекләре инде борынгы заман врачларына — Горацийга, Диоскоридка, Плинийга ук билгеле булган.

Ике өйле кычыткан кычытканнар семьялыгына керә. Ыруг исеме латинчадан алынган, ул исә «зәһәр» мәгънәсен аңлата, чөнки үсемлекнең барлык органнары кислота белән тулы эчләре куыш, уалучан куе төкчәләр белән капланган, шул кислота хайван яки кеше тукымаларына эләгеп аны «пешерә».

Дөньяда бу ыруг үсемлекнең 40 төре бар.

Кычыткан — шуышма тамырчалы, 1,5 м га кадәр биеклеккә җитә торган күпьеллык үлән үсемлек. Яфраклары кара-каршы, саплы, озынлыклары 17 см һәм киңлекләре 8 см га кадәр җитә, кырыйлары эре тешле-тешле. Чәчәкләре вак, яшькелт төстә. Җимешләре саргылт-соры 1,5 см га кадәр озынлыктагы йомыркасыман чикләвекләр.

Июньдә-августта чәчәк ата, җимешләре июльдән башлап сентябрьгә кадәр өлгерә.

Дарулык буларак кычытканның яфракларын файдаланалар. Усемлекнең  яфраклары төнәтмәсен, аларның сыек экстрактын, брикетларын аналыктан, эчәктән, бөердән һәм үпкәдән кан киткәндә  кан туктаткыч сыйфатында кулланалар. Ул витаминлы чәйләр һәм җыелмалар составына керә. Аның яфракларыннан нурлар белән дәвалауда әһәмияте булган хлорофилл (5% ка кадәр) алалар.

Халык  медицинасында яшь кычыткан яфрагы согын бавыр - бөердә таш булганда, параличлар, үпкә авырулары вакытында эчәләр. Бөерләрдә һәм бавырда таш утырганда шулай ук шикәр белән пешерелгән кычыткан тамыры да тәкъдим ителә.

Кычытканны  кан туктаткыч, ялкынсынуларга каршы һәм яраларны төзәтүче чара буларак файдаланганнар. Россиядә яшь кычытканны  бик күптәннән ревматизм һәм лихорадка вакытында ышкып уулар өчен кулланганнар.

Көнкүрештә  пешерелгән һәм туралган яшь кычытканны йорт хайваннарын үстергәндә өстәмә азык сыйфатында файдаланалар. Яшь кычыткан сөтнең майлылыгын һәм савымны күтәрә, тавыкларның йомырка салуларын арттыра. Ул яшь кошлар — күркә, каз, үрдәк бәпкәләре өчен кирәкле кыйммәтле һәм витаминлы өстәмә  азык. Кычыткан яфраклары С витами нына кара карлыган җиләкләренә караганда ике тапкырга баерак, аларда каротин кишер һәм кузгалактагыдан ике тапкырга баерак.

Кычыткан — иң иртә өлгерә торган табигый поливитаминлы туклану продуктларының берсе. Ул кар эрү белән, организм нәкъ менә витаминнарга иң мохтаҗ вакытта калкып чыга. Инде апрельдә үк яшь кычыткан ашарга ярый. Барыннан да бигрәк аны витаминлы щи әзерләү өчен файдаланалар. Кычыткан белән йомыркадан эшләнгән язгы салатлар да бик тәмле. Аларны әзерләү кыен түгел. Моның өчен 150 грамм яшь кычыткан яфрагын юалар һәм 5 минут кайнаталар. Аннары иләккә бушаталар, суыталар һәм турыйлар. Шуннан соң тәмнәренә карап серкә һәм тоз, 20 г каймак салалар, өсләренә пешкән йомырка турыйлар.

Кычыткан яфракларын тозланган һәм маринадланган хәлдә дә кулланалар. Яфраклары белән бергә тозлап куелган яшь кычыткан тәме буенча тозлаган кәбестәдән ким түгел, ә туклыклыгы белән аны узып та китә. Аны әзерләү ысулы кәбестәнеке кебек үк, тик уылган кишер урынына бакчада үсә торган портулак яфраклары салалар.

Кычыткан яфракларын гадәттә майда-июльдә хәзерлиләр. Аларны брезент яки күн бияләйләр киеп, чалгылар, пычаклар, ураклар белән җыялалар. Чапканнан соң берничә сәгатьтән, кычыткан үзенең көйдергеч үзлекләрен югалткач, яфраклары сабакларыннан бик тиз аерыла. Яфракларын күләгәдә, кәгазьгә яки җәймәгә юка гына таратып киптерәләр.

Үсемлекне яхшы җилләтелә торган коры бүлмәләрдә күләгәдә пакетларда саклыйлар. Саклау срогы — 2 ел.

Фото https://ru.freepik.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев