Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчадагы дару үсемлекләре

Балан (калина обыкновенная)

Баланның медицина әһәмияте турында беренче мәгълүматлар XV гасырда ук булган.

 

 

Балан зелпеләр семьялыгына керә. Бу ыругта 200 төр исәпләнә, шуларның 9 ын безнең илдә очратырга мөмкин.

Балан — 5 м га кадәр җитә торган соры-көрән кайрылы декоратив куак. Кырый чәчәкләре кысыр, ак яки алсу-ак төстә, 2,5 см га кадәр диаметрлы. Җимешләре — 12 мм га кадәр диаметрлы, җимешнең зур өлешен алып торучы эре яссы төшле, йомыркасыман ачык кызыл төш.

Майда — июльдә чәчәк ата; җимешләре августта — сентябрьдә өлгерә.

Дәвалау максатларында кайрысын һәм җимешләрен файдаланалар. Кайрысында сумалалар (6,5% ка кадәр); органик кислоталар — кырмыска кислотасы, серкә, изовалериан, каприл, май, линоль, церотин, пальметин кислоталары; фитостеролин, миридил спирты; дубиль матдәләр бар.

Балан кайрысының төп дәвалау эффекты андагы иридоидлар микъдарыннан килә. Кайры кайнатмасын аналыктан кан китүләр вакытында кат туктаткыч һәм антисептик чара сый­фатында кулланалар!

Халык медицинасында бронхитны дәвалаганда балан согын бал  белән эчәләр. Балан согы ашказаны эшчәнлеген нормальләштерә, аппетитны ача.

Балан җиләкләренең тәм сыйфатлары бик югары. Аларны мармелад, каклар, морс ясау өчен файдаланалар.

Өйдәге шартларда баланнан тәмле морс әзерләве дә җиңел генә. Моның өчен 1 л кайнар суга сок сыккычтан чыгарылган ярты стакан балан согы һәм тәменә карап шикәр салалар, аннары 3—4 сәгать төнәтәләр. Морсны салкын килеш эчәргә була.

Косметикада балан җиләге согы белән сипкелләрне бетерәләр һәм кояшта артык кызынганда тәнне агарталар. Моның өчен яңа сыгылган балан согына каймак кушалар (1:1), тәнгә сөртәләр һәм бераздан җылы су белән юып төшерәләр.

 Үз участогында кыргый балан җиләкләре хәзерләгәндә аларны туңган хәлдә җыярга кирәк. Җиләкләрне суыткычның морозилкасында пакетларда сакларга мөмкин

 Гади балан — бик матур декоратив куак; ул бакча-парк төзелешендә, шулай ук йорт яны участокларын бизәү өчен киң кулланыла.

Балан орлыкларыннан һәм вегетатив юл белән, чыбыкчалардан, куагын бүлү юлы белән дә үрчетелә. Балан үсентеләрен участок киртәсе буйлап 2—3 рәт утырталар; рәтләр арасы 1,5—2 м булырга тиеш.

Балан ачык, кояшлы урыннарны ярата төшә. Коры вакытларда су сибүне сорый.

Һәвәскәр бакчачылар утырту материалын урманда да  әзерли алалар; моның өчен аның табигый үсә торган урыннарында иң яхшы, гадәттә җиләк бирә торган куак сайлап алалар. Балан тамырыннан чыккан вак үсентеләр дә бирә, әмма үсемлекнең үзенә җитди зарар китермичә, аның куагын бүләргә дә була.

Учмаларга җыелган балан тәлгәшләре салкын бүлмә, чормаларда озак саклана.

 

Фото ru.freepik.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев