Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчадагы дару үсемлекләре

Августта нинди үлән җыярга

Августта җыела торган үсемлекләргә эт тигәнәге керә.

Аны чәчәк аткач та җыярга кирәк. Ул кан тамырларын чистарта, астма, аллергия, ревматизм һәм башка күп кенә авырулар вакытында кулланыла. Ялкынсынуны киметә, яраларны төзәтә.

Кандала үләне дә чәчәк атканда җыелырга тиеш. Әлеге үсемлекнең чәчәкләре сары һәм ак, дару өчен сары чәчәклеләрен җыярга кирәк. Кандала үләне тромбоз, көзән җыерулар, стенокардия белән көрәшергә ярдәм итә.

Мәтрүшкәне җәй буе җыярга мөмкин. Аның белән салкын тиюне, хатын-кызларның җенес системасы авыруларын, ревматизм, эпилепсия, көзән җыеруны дәвалыйлар. Мәтрүшкәне тәм өчен чәйгә дә салырга мөмкин.

Тырнак гөлнең (календула) чәчәкләрен җыярга кирәк. Алар эпидермис, ашкайнату системасы, бавыр, сулыш системасы авыруларыннан дәвалый.

Казтабанны (аптека ромашкасын) да җыеп киптерү яхшы. Аның чәчәкләре ашкайнату һәм сулыш системасындагы авырулардан, салкын тиюдән дәва буларак кулланыла.

Августта шулай ук кычыткан, песи үләне тамыры, сазанак, үлмәс гөл (бессмертник песчаный) чәчәген, шома көпшә (дягиль лекарственный) тамыры, аир тамыры, алтынбаш, балан кайрысы, әрекмән тамыры, үги ана яфрагы, абага тамыры, гөлбадран, бака яфрагы, әрем, меңъяфракны җыеп калырга кирәк.

Зөлфия Җәлилова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев