Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Үсентеләр өчен нинди туфрак сайларга?

Бакчадагы помидор, борыч, баклажан һәм башка яшелчә культураларыннан мул уңыш алу өчен хәзердән үк кайгыртырга кирәк. Үсентеләрне дөрес тәрбияләү серләре белән “Россельхозцентр”ның Татарстан филиалында үсемлекләрне саклау бүлегенең әйдәп баручы агрономы Рәмзис Шәрәпов уртаклаша.

Иң элек орлыкларның өлгерү вакыты буенча нинди төргә керүен исәпкә алырга кирәк. Өлгерү вакыты буенча орлык сортлары иртә, уртача һәм соң өлгерә торган төркемнәргә бүленә. Үсемлекләрнең үсеш этабын көннең максималь озынлыкка җитү вакытына туры китерергә кирәк. Безнең төбәктә мондый көннәр июньнең икенче ункөнлегенә туры килә.

Нәкъ менә бу чорда үсемлекләрдә фотосинтез процессы максималь була. Моны истә тотып, орлык чәчү вакытын якынча исәпләп чыгарырга була. Иртә өлгерә торган сорт булса – соңрак, соң өлгерә торганнарын иртәрәк чәчәбез.

Үсентеләрдән тигез шытымнар алу өчен орлыкларны җылы су салынган стаканга салып карыйбыз. Суда “буш” орлыклар өскә калкачак, тук орлыклар стакан төбенә утырачак. Тик тәҗрибә вакытында 10-15 минут көтәргә һәм вакыт-вакыт суны болгатып алырга киңәш ителә. Стакандагы суга алдан тоз салыгыз. Моның өчен ярты чәй калагы тоз җитә. Үзегез әзерләгән орлыкларны кулланасыз икән, аларны зарарсызландыру мөһим. Бу максаттан 1 процентлы марганцовка эремәсе бик яхшы. Аны 200-250 миллилитр җылы суга берничә кристалл салып әзерлиләр.

Киләсе этап – үсентеләр өчен туфрак сайлау. Моның өчен еш кына черемәле туфрак яки торф кулланыла. Шуны истә тотарга кирәк: торф туфракның әчелеген арттыра. Шуңа күрә акбур яки известьташ өстәп, торфны известьларга кирәк.

Туфракны гына түгел, үсентеләр утыртылачак яңа сатып алынган яки иске савытларны зарарсызландыру турында да истән чыгарырга ярамый. Туфракны һәм контейнерларны зарарсызландыру өчен дә марганцовка эремәсе яхшы. Мондый эремәне ясау өчен 10 литр җылы суга 3 грамм марганцовка салыгыз.

Туфракка әлеге эремәне сибегез. Савытларны эремәдә 30 минут тотканнан соң, аларны чиста су белән юарга кирәк. Туфракны зарасызландыргач, аны бераз киптереп алыгыз. Орлык чәчү процессы катлаулы түгел. Күмү тирәнлеге 1,5 сантиметрдан артмасын. Тишелеп чыгу өчен һаваның җылы булуы мөһим. Аның температурасы +25 градустан түбән булмаска тиеш. 

Туфракның өске катламы кипкән саен үсентеләргә бүлмә температурасындагы су сибәргә кирәк. Туфрак юылмасын өчен аны акрын, көчле булмаган су агымында сугарырга, агымны бер ноктага гына юнәлтмичә, үсентеләрнең бөтен өслегенә сибәргә, үсентеләр утыртылган савыт стенасы буенча сугарырга кирәк.

Үсентеләрне, нормасын төгәл үтәп, төрле ашламалар белән тукландырырга була. Көр, көчле һәм сәламәт үсентеләрнең сабаклары шәмәхә төстә, яфраклары куе яшел була. Мондый үсентеләрне тукландырмагыз, чөнки артык элементлар аларга зыян китерергә мөмкин.

Артык үсеп китмәсен, сабаклары ныклы булсын өчен яисә туфрак артык тыгызланып киткәндә, үсентеләргә пикировка ясарга була. Пикировка вакытында үсентене җиңел генә чыгарып булсын өчен туфракка су сибәләр.

Пикировка процессы төп тамырның очын сак кына кысудан гыйбарәт. Бу тамыр күбрәк тармаклансын өчен эшләнә.

Пикировкадан соң үсентеләрне тукландырырга була. Тагын бер киңәш: үсентеләрне җылылык чыганакларына якынрак куярга кирәк.

Күчереп утыртырга ике атна кала үсемлекләрне чыныктыру мөһим. Моның өчен бүлмәдәге һава температурасын +15 градуска кадәр киметергә кирәк. 5-7 көн кала үсентеләрне ачык һавага чыгаралар. Яңа урында тизрәк үсеп китсен өчен, күчереп утырткач, үсентеләрне “Гумат +7 Здоровый урожай”, “Нитрозлак”, “Азолен”, “УниФос” кебек микроашламалар кулланып тукландырырга була.

Гөлназ Җәлилова

Гөлназ Җәлилова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев