– Теплицадагы кыяр үсентеләренең бөтен чәчәкләре диярлек кысыр. Нишләтергә дә белгән юк
Сорауга бакчачы-блогер Эльмира Исхакова җавап бирә
– Гадәттә көннәр суык тору, салкын су сибү, кояш нурлары җитмәү сәбәпле кысыр чәчәкләр барлыкка килә. Бу хәлдән котылу өчен, гибрид сортлы кыярларның (серкәләнү өчен бал кортлары кирәкми торган сортлар) астан 5 нче яфрагына кадәр тармакларын, чәчәкләрен, мыекларын өзәргә кирәк. Кыярлангач, 7–8 нче яфракка кадәр кыярларын гына калдырып, сабакларын өзәргә. Шуннан инде тармакларының очын гына өзеп ташларга. Тиешле озынлыкка үсеп җиткәч, тагын очларын өзәргә. Болай эшләгәндә, кыяр мулдан булачак.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Оксана Исламова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев