Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Тәрәз саен яран гөл үсә

Яраннарның 400дән артык төре бар, ә пеларгония – шуларның берсе.

Әбием бигрәк яратып үстерә иде яраннарны. Балчыгын бакчаның аулак почмагында үскән кычыткан төбеннән генә алыр, гөл өчен иң әйбәт балчык шунда булыр, ди иде. Яратканын белгәнгәме, гөлләре дә чәчәк атудан туктамады. Яңгыр суы гына салып, төбен йомшартып торыр, дусты белән гәпләшкәндәй, ара-тирә сөйләшеп тә алыр иде үзләре белән. Әби инде күптән бакыйлыкта, ә ул үстергән “песи гөле” – яран гөл һаман искә төшеп, күңелне кузгата.
Бәбкә үләне кебек үк “үзебезнеке” булып беткән яран гөле – пеларгониянең туган җире Көньяк Африка икән ләбаса! Яраннарның 400дән артык кыргый төре бар, ә пеларгония – шуларның берсе. Аның да 250дән артык төре бар. Туганлыгы булганга күрә галимнәр пеларгонияне дә яран гөле дип атарга килешкәннәр.
Евразиядә ул XVII гасырларда барлыкка килә һәм аны ботаника бакчаларында гына очратырга була. Россиягә XVIII йөздә килеп җитә. XIX гасырда рус ботаниклары Кавказ табигатен өйрәнгәннән соң, яран гөле безнең якларда да бик тиз тарала, хәтта “яран шаукымы” дип аталган күренеш барлыкка килә. Үзенчәлекле ис таратучы яфраклары, туктаусыз купшы һәм эре чәчәк атуы, тәрбияләүдә талымсызлыгы аркасында безнең якларда да аны бик тиз үз итәләр һәм йорт гөле буларак үстерә башлыйлар. Һавадагы микробларны үтерүче фитонцидлар бүлеп чыгаруы ачыкланганчы ук, яранны явыз көчләрне куучы мәхәббәт гөле буларак үрчеткәннәр. Хәтта бронх авырулы кешеләрне дәвалау максатында яран бүлмәләре булдырганнар.
Талымсыз гөл булса да, яранны тәрбияләүдә берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк. Дөрес итеп тәрбияләнүче яран гөле ел әйләнәсе чәчәк атарга сәләтле. Ул көньякка караган тәрәзә төбен ярата. Аны хәтта туры төшүче кояш нурлары да куркытмый. Яктылык сөюче үсемлек, корылыкны да чагыштырмача җиңел кичерә. Туфракның уртача дымлылыкта булуын ярата. Орлыктан һәм ботактан үрчи. Җәй көне ачык һавада яхшы үссә дә, кышны чыга алмый: бездәге салкыннарда өши. Вегетация чорында бүлмә температурасында яхшы үсә. Кыш көне яран гөлен салкынча урынга куярга киңәш ителә, әмма һава температурасы 10-15 градус җылылыктан да түбәнрәк булмасын.
Үскәндә, пеларгониягә су күп кирәк, әмма торгын суны, яфракларына су тигәнне, дымлы һаваны яратмый. Шуның өчен чүлмәк төбенә эре керамзит салырга, яфракларына су сиптермәскә киңәш ителә. Ноябрь аеннан башлап, иртә язга кадәр – ял итү чорында су минималь күләмдә кирәк. Ботаклары киселгән төпкә кыш көне суны бик сирәк яки бөтенләй сипмәсәң дә була.
Кайбер кешеләр яранның бик күп яшел масса үстереп, бөтенләй чәчәк атмавыннан зарлана. Артык уңдырышлы туфрак салынган иркен чүлмәктә яран гөле яфрак һәм сабак кына үстерә. Шуның өчен аны тамырлар чүлмәкне тыгызлап тутырганнан соң, вегетация чоры башланганда, алдагысыннан 20 миллиметрга гына зуррак чүлмәккә күчереп утыртырга ярый. Бу да бик кирәк булганда гына эшләнә. Күчереп утырту өчен 2 өлеш кәсле туфрак, 1 өлеш яфраклы урман туфрагы, 1 өлеш торф һәм 1 өлеш ком (2:1:1:1) катнашмасы кулланыла.
Бик күп гөлләр кебек үк, яран гөле дә ботакларын кискәнне (яфрак куеныннан үсеп чыккан барлык озын ботакларны 6-7 яфрак калырлык итеп көз көне кисәргә кирәк, төптән чыкканнарына тиясе түгел) һәм чеметеп алганны (яшь ботакларның дүртенче яки бишенче яфрагы өстеннән) ярата. Шулай формалаштырылган гөл куагы тармакланып, купшы булып үсә. Кискән ботакны тамыр җибәртеп яңа савытка утыртырга була. Декабрь-гыйнвар айларында гөлне тынычлыкта калдырыгыз.
Пеларгонияне орлыктан да үстереп була. Махсус кибетләрдән алынганнары тигез һәм яхшы тишелеш бирә. Әмма бу гөлләрнең өлгергән орлыгын җыймаска киңәш ителә. Аларда сорт үзлекләре сакланмый.
Бүлмә шартларында яран гөлен ялгарга, шул рәвешле бик матур булып төрле төсләрдә чәчәк атучы уникаль яран гөле дә үстерергә була. Моның өчен кимендә бер ел үскән ныклы яшь куак алына. Аның очы киселә һәм 20 миллиметр тирәнлектә “V” рәвешле кисем ясала. 
Аңа алдан әзерләнгән ботак утыртыла һәм ялгау урыны тыгызлап йомшак җеп яки полиэтилен пленка белән бәйләп куела. Гөл үтә күренмәле полиэтилен пакет белән каплана. Ялгау нәтиҗәсен бер атнадан белеп була.
Март ахырыннан ноябрь урталарына кадәр яран гөлен айга ике мәртәбә сыек ашлама белән тукландыру зарур. Моның өчен 1 литр суга бер тамчы йод эремәсе салына. Бер төпкә 50 миллиграмм шундый эремәне тамырларны яндырмас өчен чүлмәк стенасы буйлап сак кына салырга кирәк. Болай тукландырылган яран гөле сезне тиздән купшы чәчәкләре белән сөендерәчәк. 
Кызыл яран гөле халык хәтерендә җиңү, азатлык һәм хөрлек төшенчәләре белән дә бәйләнгән.
Район үзәгендә пеларгонияне ачык һавада чәчәклекләрдә дә үстерәләр. Төзекләндерү һәм яшелләндерү оешмасының теплица хуҗалыгында Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексына, чәчәк композицияләре, кашполарга утырту өчен кызыл яран гөлләре үстерәләр. Быел тәбәнәк булып үсә торган “Нано F1 Скарлет” сортын орлыктан чәчеп үстерәләр. Узган елгыларын төпләре белән кышлатып, бүгенге көндә алар яфрак яра башлаган. 
Мемориаль комплекска керү юлындагы чәчәклекләргә утырту өчен ике дистә елга якын мәктәп укучылары да, хезмәт укытучылары белән бергәләп, кызыл яран гөлләре үстерә. Һәр укучы аны өйдә утыртып алып килә. Ботакларын алып килсәләр, мәктәптә утырталар. Сыйныф бүлмәләренең тәрәзә төпләрендә алар ике ай дәвамында ныгып, тамыр җибәрергә, күбесе чәчәк ата башларга өлгерә. Үсентеләрне күбрәк башлангыч сыйныф укучылары алып килсә, югары сыйныфлар аларны утырту, тәрбияләү эшен башкара. “Җиңү яраны” дип аталучы әлеге акциядә укучылар актив катнаша. Мәктәпләрдә иң актив сыйныфлар билгеләнә. Шул рәвешле Мөслимебезнең үзәк мәйданы Җиңү көне алдыннан уртак көч белән тагын да матурлана. Җәй буена купшы чәчәкләре белән балкып утыручы яран гөлләре халык хәтере сагында тора кебек. 

Гөлназ Җәлилова

Наилә Сәлахова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев