Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Суганда бактериаль черү

Суганны җыеп сакларга куйгач 1-3 айдан суганнарыгыз шулай бозыла башласа, бу бактериаль черү дип атала

Суганнарыгыздан сасы ис килә башласа тикшерегез. Исе килә башлаганнарын ташлагыз. Алайса бөтен суганыгызга күчеп бетә. Бу бактерияне суган чебеннәре һәм башка суганга һөҗүм итә торган бөҗәкләр тарата.

Шулай ук яңгырлы көннәр, артык су сибүдән дә үрчи. Азотлы ашлама күп сибелсә барлыкка килергә мөмкин. Азотлы ашламаны утырткан айда гына сибәргә кирәк һәм суны да беренче аенда җитәрлек сибәргә. Икенче айдан су сибүне киметә башларга һәм калий-фосфорлы ашлама сибәргә кирәк.

Бу бактерия утырту суганында да була. Артык дымлы урында сакланса шунда үрчеп ята ул. Суганнарны утырткач 10 см кыягы үсүгә суганга обязательно тозлы су сибәргә кирәк (1 стакан 10 литр суга). Ике атнадан тагын кабатларга.

Кыякларына тидерәсе түгел. Төбенә генә сибәргә. 2-3 сәгатьтән бераз чиста су сибәргә кирәк. Шулай ук суганга һөҗүм итә торган бөҗәкләрдән көлгә 1 ч.к кызыл борыч һәм 1 ч.к. табачная пыль кушып түтәлгә сибеп чыгарга кирәк. Бу бактерия эләккән булса ул урынга суганны 3-4 ел утыртырга ярамый. Көздән түтәлен казып калдырырга кирәк.

Зөһрә Солтанова фотосы

Чыганак: Йорт, Бакча, Рецептлар төркеменнән 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев