Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Сентябрьдә бакча эшләре

Бакчадагы уңышны җыеп алу эш бетте, дигән сүз түгел әле. Бакчада эш җитәрлек. Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова бакчачыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирә.

– Киләсе елда чүп үләннәрен киметү – минимальләштерү өчен нәрсә эшләргә була?

– Бакчачылар, гадәттә, җәй буе чүп үләннәренә каршы көрәш алып бара да, көзен, чүп үләннәре кимегәч, тынычланалар. Йолкынмый калган үләннәрнең орлыгы өлгерә, шуңа күрә чүп үләннәренә каршы көрәшне көзен дә дәвам итәргә кирәк. Күпьеллык чүп үләннәрен тамырлары белән юк итү мөһим. Эт эчәгесе тамыры белән чыкмаганда, аны кисеп, кояш нурлары үтмәслек итеп катыргы (картон) яки мүлчә белән капларга киңәш ителә. Үләннәрне йолкырга да, аларга каршы махсус чаралар кулланырга да була.

– Чабылган үләнне һәм коелган яфракларны нишләтергә?

– Иң экономияле һәм экологик вариант – компост әзерләү. Киләсе елларда аны куллану туфрак структурасына да, үсентеләр торышына да яхшы тәэсир итә. Яфракларны үсентеләрне салкыннардан саклау өчен дә кулланырга була.

– Сентябрьдә җирне тукландырырга буламы?

– Көзен туфракта фосфор һәм калийның күп булуы таләп ителә. Әлеге макроэлементлар кышны чыгу һәм язын яхшы башлангыч алу, тамыр үсеше һәм уңыш формалашу, төрле авыруларга каршы торучанлыкны арттыру өчен әйбәт. Азотлы ашламаларны кулланмаска киңәш ителә. Азот яшь ботакларның, үрентеләрнең үсешен стимуллаштыра. Нәтиҗәдә агач-куаклар, кышка әзерләнеп өлгерә алмыйча, җиңелчә салкыннарда да зыян күрә.

– Суган һәм сарымсакны утыртырга ярыймы әле?

– Сарымсакны көздән – сентябрьнең икенче яртысында-октябрь башында, ә суганны соңрак, әмма октябрьдә утырталар. Иң мөһиме – чәчүне салкыннар башланганчы башкару, чөнки орлыкларның тамыр системасын үстереп өлгерүе кирәк. Шул ук вакытта көзге культуралар вакытыннан алда “уянмаска” да тиеш. Көздән чәчү туфракның температурасына бәйле: сарымсакны 12 градус җылыда утырталар, суганга 5 градус җылы да җитә. Температура тотрыклы булырга тиеш.

– Алма җыйганнан соң авыруларга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы нинди чаралар күрергә мөмкин?

– Көзен бөтен көчне бакчаны җыештыруга юнәлтергә кирәк, чөнки корткыч бөҗәкләр корыган яфракларда кыш чыга. Корыган ботакларны да җыеп, юк итәргә кирәк. Мумифицияләнгән җимешләрне җыеп түгәргә киңәш ителә, чөнки алар киләсе сезонга инфекция чыганагы булып тора. Агачлар яфрак коя башлаган чорда агач-куакларга “Ризоплан”, “Фитоспорин”, “Псевдобактерин” кушылган 5 процентлы мочевина сибәргә мөмкин. Яфрак койганнан соң 3 процентлы тимер купоросы катнашмасы яки 3 процентлы бордос сыекчасы белән эшкәртергә була.

– Җимеш агачларын көзен нәрсә эшләтәбез?

– Агач-куакларда бер җимеш тә, бер алма да калырга тиеш түгел. Агачта калган җимешләр корткыч бөҗәкләр һәм авырулар таралуга булышлык итә. Агачтагы җимешләр ашарга яраклы булмаса, аларны җыеп юк итәргә (чокырга күмәргә яки яндырырга) кирәк. Алмаларны агач төбендә калдырырга яки койма артына ташларга ярамый. Бу аларның агачта калуына тиң. Агачта яшь бөреләр, үрентеләр булса, өлгереп җитсен һәм кышны яхшы чыксын өчен очларын чеметеп өзәргә мөмкин. Көз – җимеш куакларын (бигрәк тә карлыганны) чыбыкча юлы белән үрчетер өчен уңайлы чор. Сентябрьдә җимеш агачларын (кура җиләге, крыжовник) кисәргә, формалаштырырга мөмкин. Җимеш агачларын көзен кисәргә киңәш ителми, әмма карт һәм авыру үрентеләрне кисәргә була.

– Сентябрьдә нинди җимеш агачлары утыртырга була?

– Агач үсентеләрен көзен сатып алу яхшы. Агач утыртуны исә, бигрәк тә чия, төче чия, алыча һ.б. язын башкару әйбәтрәк. Кышның нинди буласын белеп булмый, шуңа көзен сатып алган үсентеләрне вакытлыча урынга утыртып, язын даими урынына күчереп утыртырга киңәш ителә.

Оксана Исламова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев