Помидор тизрәк кызарсын өчен
Бакчачыга

Помидор тизрәк кызарсын өчен

Ә сез белә идегезме, тоз помидорны тизрәк кызарта, балландыра, корткычлардан сакларга булыша.

1 чиләк бүлмә температурасындагы суга 1 аш кашыгы тоз һәм 1 стакан агач көле кушарга, 1 сәгать төнәтергә һәм һәр төпкә 0,5әр литр сибәргә була.
Тозлы су чөгендерне дә балландыра. Туфракта натрий җитмәгәндә, чөгендернең яфраклары кызара. Бу очракта 10 литр суга 1 стакан аш тозы салып эретәләр һәм җиргә сибәләр.

Алсу Хисаметдинова фотосы

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев