Помидор тәмле булсын
Томатта сары җилкәләр булмасын өчен кичектергесез нинди чаралар күрергә кирәк?
Бакчачылар беләләр: өлгергәндә, помидорларны өске өлеше – җилкәләре – җитлекмәгән кебек сары булып кала. Бу исә яшелчәнең тәме үзгәрүгә китерә. Шул сәбәпле сыйфат начарлана. Бу нилектән килеп чыга, уңышның бер өлешен югалтмас өчен нишләргә?
Сары җилкәләр дип, җимеш төбендәге тыгызланган сары җепселле урынны атыйлар.
Иң еш очрый торган сәбәпләрнең берсе – помидорның артык җылынуы. Әлбәттә, помидорны күләгә ясаучы челтәр белән сакларга мөмкин. Әмма, беренчедән, ул арзан түгел, икенчедән, мондый челтәрне тотрыксыз һава шартларында һәрвакытта да кулланып булмый. Шуңа күрә үсемлектә яфракларны күбрәк калдыру яхшырак. Алар помидорларны кояш нурларыннан саклый. Яфраклар аз булганда, туры кояш нурлары уңыш өлгерү, буяулар барлыкка килү процессын боза. Мондый томатларда сары һәм яшел таплар барлыкка килә.
Билгеле булганча, помидор яфраклар аша туклана. Тәлгәшләр астына урнашкан ботаклар үсемлекнең тулаем үсеше өчен җавап бирәләр. Шуңа күрә аскы ботакларны помидорның икенче тәлгәшендә җимешләр формалашкач кына өзәргә ярый. Өске яфракларга бөтенләй тимәгез. Куакны куерта торган куен ботакларын гына алыгыз. Помидор өлгереп беткәч, үсү ботагын да чеметеп өзәргә була.
Үсемлекләргә калий җитмәү – тагын бер сәбәп. Калий җимешләрнең өлгерү процессына йогынты ясый. Помидорда ул кызыл төс барлыкка китерүче ликопин пигменты эшләп чыгаруда катнаша. Калий җитмәгәндә, томатның кызару процессы да тоткарлана, димәк. Моның өчен калий сульфаты эремәсе яисә көл суы сибү дә җитә. Калий сульфатын төргәктәге язуда күрсәтелгәнчә эретегез. Көлне 10 литр суга бер стакан салып, яхшылап болгатыгыз, 12 сәгать тотыгыз. Шуннан соң һәр төпкә бер литр күләмендә салып чыгыгыз.
Кайвакыт үсемлек туфрактагы калийны үзләштерә алмый. Калий белән кальций балансы бозылганда шулай булырга мөмкин. Бу ике элемент үзара конкурентлар санала. Алар үсемлеккә бер үк юллар аша үтеп керә. Калий – авыр үзләштерелә торган элемент, ә кальций үсемлеккә тизрәк һәр өскәрәк үтеп керерегә сәләтле. Шул рәвешле дисбаланс барлыкка килә. Моны булдырмау өчен һәрвакыт туфракның әчелеген күзәтеп торыга кирәк. Нәкъ менә әчелек дәрәҗәсе тукландыруның нәтиҗәлелегенә тәэсир итә. Моның өчен туфракка көз көне известь яисә доломит оны кертергә кирәк. Ашыгыч ярдәм сыйфатында калий сульфаты эремәсен яфракларга сиптерү яхшы нәтиҗә бирә.
Үсемлеккә су сипмәгәндә яисә, киресенчә, туфракта дымлылык артык булганда да калий начар үзләштерелергә мөмкин. Температура режимы бозылу, ягъни +15 градустан түбәнрәк һәм +27 градустан югарырак температура да – үсемлекләрдә микроэлементлар үзләштерелү тоткарлануга бер сәбәп.
Кальций кирәгеннән артык булганда да сары җилкәләр барлыкка килергә мөмкин. Кальций күп булганчы, аның кимрәк булуы яхшырак.
Сары җилкәләр барлыкка килү сорт үзлегенә дә бәйле булырга мөмкин. Шуңа күрә сортларны сайлаганда, аларның морфологик үзенчәлекләрен дә исәпкә алыгыз.
Әгәр дә сез берничә ел рәттән үзлектән орлыклар әзерлисез икән, берничә буын үстергәннән соң, сорт үзенең башлангыч үзлекләрен җуярга мөмкин, шул вакытта да сары җилкә күренеше күбәйгәннән-күбәя.
Оксана Исламова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев