Орлыклар барлар чак
Яхшы үсентеләр алу өчен орлыкны ничек сайларга?
Гыйнвар-февраль айларында, кояш турырак карый башлау белән кибетләрдән орлык, үсентеләр өчен әзер туфрак, савыт-саба эзләүче бакчачылар күбәя. Инвентарьга кытлык юк хәзер. Кирәк булу белән хуҗалык кибетләреннән чыгып алырга була. Әмма орлык, үсентеләр, чыбыкчаларны алдан кайгырту кирәк. Бакча эшендә һәр көн исәптә.
Кибет киштәләрендә нинди генә орлыклар сатмыйлар! Теләк, мөмкинлекләр һәм белем булганда, моңа кадәр күз күрмәгән, колак ишетмәгән чәчәкләр, безнең яклар өчен ят яшелчәләр дә үстерергә була. Орлык сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?
Ялган җитештерүчеләр сатып алучыларның игътибарсызлыгына өметләнә. Гыйнвар-февраль айларын алар сыйфатсыз яки саклану вакыты чыккан, саклау шартлары бозылган орлыктан арыну өчен файдаланырга мөмкин. Хәер, утырту вакыты чыкканчы да мондый тозакка эләгү мөмкинлеге зур. Шуңа күрә билгесез кешеләрдән бәясе төшерелгән орлык сатып алмаска кирәк. Бигрәк тә интернет аша.
Сыйфатлы орлык җитештерү белән лицензиясе булган оешмалар шөгыльләнә. Бу өлкәдә тәҗрибәсе зур булган, бакчачылар ышанычын яуларга өлгергән фирмалар бар. Сатып алучыларын югалтырга теләмәгән кибет хуҗалары да ышанычсыз җитештерүчеләрдән орлык алып кайтмас. Шуңа күрә орлыкның матур кабына түгел, ә андагы мәгълүматка игътибар итәргә кирәк. Намуслы җитештерүчеләр үзләре турындагы мәгълүматны беркайчан да яшерми һәм сатып алучылардан шикаятьләр, тәкъдимнәр кабул итәргә әзер. Һәр орлык савытында җитештерүченең исеме, адресы, мөрәҗәгать итү өчен телефон номеры, хат язу өчен электрон адрес күрсәтелә. Партия номеры, тутыру һәм куллану вакыты, авырлыгы яки орлык саны күрсәтелергә тиеш һәм аның типографик ысул белән басылмавы шарт. Орлык кабында сыйфат стандартының саннары да була.
– Кыяр, карбыз, кабак, патиссон, ташкабак, борчак, фасоль, кәбестә, томат орлыгын коры, әмма бик кызу булмаган урында бишәр ел саклап була. Кыяр белән кабакның орлыгын үзем әзерлим һәм өченче елда гына утыртам. Бу вакытка аларның тишелеше яхшы була. Әмма җитештерүче күрсәткән вакытны да исәпкә алу кирәк. Суган, кукуруз, салат, тәмләткечләр, кишер, кызыл чөгендер орлыгын яңаны алырга киңәш итәм. Срогы күптән түгел генә чыккан орлыкларыгыз күп булса, аларны тишелдереп, бүрттереп карарга кирәк, – ди бакчачы Ләйлә Афанасьева. Ул орлыкны үзе белгән ышанычлы сатучылардан, фирмалардан гына ала. Тишелешен яхшыртыр өчен мини-парник куллана.
– Торфлы таблеткаларны кайнар су белән пешекләп алгач, суытам, өстенә орлыкларны тезеп, мини-парникка яктылык астына урнаштырам. Тишелә башлагач, кечкенә савытларга җиңел балчык салам, аны юешләтеп, өстенә таблеткаларны тезәм. Суны сиптергеч белән генә сибәм, – дип, тәҗрибәсе белән уртаклашты Ләйлә апа.
Сатып алучылардан кап эчендә орлыкның бик аз һәм кыйммәт булуына зарлануларын ишеткән бар. Сыйфатлы орлык җитештерү зур хезмәт сорый. Иң яхшы үзлекле культураларны күп еллар үстерү нәтиҗәсендә төрле сортлар барлыкка килә. Бик күп бакчачыларның үзләре яраткан һәм уңыш бирүенә, тәменә ышанычы зур булган сортлар бар. Орлык сатып алганда шундый орлыкка өстенлек бирү кирәк.
Фән бер урында гына тормый. Яңа сортлар, гибридлар чыгып тора. Савытында “F1” тамгалы орлык гибрид була. Ул ике яки берничә сорт үсемлекне кушып ясала. Мондый культуралар чиргә бирешми, суыкка чыдам була, югары уңыш бирә һәм аларның үзегез теләгән үзлекләргә ия булганнарын сатып алырга мөмкин. Әмма киләсе ел уңышы өчен бу культураның орлыгын калдырырга ярамый. Алдагы елда ул үзлекләрен югалтачак, аннан югары уңыш алып булмаячак.
Кайбер орлык капларында “S” тамгасы булырга мөмкин. Ул сортның элиталы булуын аңлата. Бу тамга янындагы саннар орлыкның буынын күрсәтә. Үстерү өчен иң яхшысы булып беренче буын санала. Орлыкның тышына “S1” дип языла.
Орлык авырлыгы күрсәтелгән савытта ничә бөртек орлык барын ничек чамаларга? Шалкан, кишер, укроп шикелле вак орлыкларның 1 граммында якынча 600-1000 данә орлык була. Суган, томат, борыч, баклажан – 150-300 данә. Кыяр, чөгендер, редиска орлыгы – якынча 100-110 данә булса, 1 грамм борчак, карбыз-кавын, фасоль орлыгы савытында 10-12 бөртек табарсыз.
Сатуда туклыклы матдәләрдән торучы тышча белән капланган, махсус тасмаларга ябыштырылган орлыклар да күп. Аларның бәяләре кыйммәтрәк, әмма мондый орлыкларны бер-берсеннән билгеле бер аралыкта утырту уңайлы, физик хезмәтне дә аз сорый, вакытны да янга калдырырга ярдәм итә. Мондый орлыктан үскән культура, гадәттә, корткычларга һәм авыруларга да чыдам була. Яз коры килгән елларда кайбер бакчачылар мондый орлыкның начар тишелүенә зарлана. Саклагыч тышчалы орлыкны утыртыр алдыннан суда тотып булмый, тышча эреп, таралып бетәчәк. Шуңа күрә гранулалы орлыкны дымлы туфракка утырталар, утырткач та, суны даими рәвештә мул итеп сибәләр, яисә түтәлне берничә көн каплап тоталар.
Чәчәк үстерүчеләр һәм бакчачылар ай календареннан да нәтиҗәле файдалана. Айның тулган көне (быел ул 5 февральгә туры килә) һәм яңа ай туган вакытта өч көнне (19-21 февраль) орлык чәчәргә һәм утыртырга киңәш ителми. Бу көннәрдә тишелгән үсентеләрне тукландырып торырга була. 22 гыйнвардан 4 февральгә кадәр үсүче айны күзәтәбез. Ай үскәндә үсемлек сокларын да үзенә таба – өскә тарта. Үсеш фазасында булган чагы җимешләре туфрак өстенә чыгып торучы тәмләткечләр, үләннәр, җиләк-җимеш үсентеләре, яшелчәләр һәм чәчәкләрне утырту өчен оптималь санала. Кимүче ай (6-19 февральдә) энергиясен җиргә юнәлтә, шуның белән бергә үсемлекләрнең суты да тамырларда ныграк активлаша. Бу вакытта суганчалы культуралар һәм тамыразыклар белән эшләргә киңәш ителә. 21 февральдән 6 мартка кадәр ай янәдән үсеш фазасында булачак.
Гөлназ Җәлилова
Фото - freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев