Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Октябрь аенда бакча эшләре

Октябрь аенда көннәр кыскарганнан-кыскара. Кайсы көннәрне хәтта һавада кар бөртекләре дә әйләнгәли... Ләкин кар ятарга әлегә иртәрәк.

Октябрь аенда уңышы кимегән карт агачларны төпләү эшен дәвам итәбез. Агач утыртырга соңга калмагыз! Бу эшне салкыннар башлануга 25-40 көн кала башкарырга кирәк. Әгәр дә әлеге срокка өлгермисез икән, үсентеләрне кышкылыкка күмеп калдырып (прикопка) торыгыз. Участокта агач утыртуны планлаштырган вакытта шуңа игътибар итегез: алма, груша, айва агачы төпләнгән урыннарга кабаттан әлеге чемечке төшле үсентеләрне утыртмагыз. Бу урынга төшле орлыклы слива, чия һ.б. утыртырга киңәш ителә. Һәм киресенчә! Менә шулай иткән вакытта бер төр агачларның чире башкаларга күчми, чәчү әйләнеше дигән нәрсә дә төгәл үтәләчәк. Үсентеләрне язын утыртырга планлаштырасыз икән, утырта торган чокырларны көздән әзерләп калдырыгыз. Ә көзен утыртырга уйлыйсыз икән - яздан. Әгәр утыртуны әлеге көздә планлаштырсагыз, чокырны бүгеннән үк хәстәрләргә кирәгер. Сатып алган үсентенең яфраклары бар икән, тизрәк өзеп ташларга ашыгыгыз: болай иткәндә кәүсәдәге дым сакланып калачак. Әгәр сез яфраклары коелган җимеш агачын җентекләп тик-шерсәгез, анда ефәк күбәләге йомыркаларын күрми калмассыз. Аларны кырып алып, яндырыгыз. Күпләр бүген бакчаларында клон ялганмалы алмагачлар, хәтта персиклар үстерү белән мавыга башлады. Аларны кышкы сал-кыннардан саклар өчен кәүсә тирәли 30 см. биеклектә туфрак белән каплагыз. Кәүсә төбе кечкенә таучыкны хәтерләтергә тиеш. Таучыкның читләрен дә 1-2 метр диаметрда (агачның яшенә карап), 10 см. биеклектә мүлчәләргә киңәш ителә.

Агачларның кәүсәләре бу чорда аеруча игътибар сорый. Аларның штамбын иске кайрысыннан чистартыгыз - бу анда кышлаучы зарарлы бөҗәкләрдән арынырга булышачак. Бу чорда кимерүчеләргә каршы көрәш тә алып барылырга тиеш. Җимеш агачларының штамбын һәм скелет ботакларын агартырга онытмагыз. Моны матурлык өчен түгел, ә кояш яндырудан һәм каты салкыннардан саклау өчен эшләргә кирәк. Яшелчә бакчасында Октябрьдә кышкы сарымсак утыртуны дәвам итәләр. Бүлбеләрнең өстенә, алар салкында туңмасын өчен, 3-4 см. калынлыгында торф сибәргә киңәш ителә. Һава темпе-ратурасы 4-5 градуска калгач, кишер чокып алына. Моңа сигнал - кишернең аскы яфракларының саргаюы. Бер тәҗрибә эшләп карарга киңәш итәбез: түтәлнең бер өлешендә кишерне кышлыкка калдырырга! Бу өлешнең өстен яфраклар, торф белән капларга кирәк. Кишерегез бер дигән кышлаячак! Ул сусыл да, татлы да булачак! Беренче елны аз гына участокта калдырып карагыз, киләчәктә күпме кирәген үзегез хәл итәрсез. Саклауга салынасы кишерне исә бик яхшылап киптерегез. Кәбестәне дә алыр вакыт якын-лашты. Аны туңдырулар башланганчы алып, саклауга куярга киңәш ителә. Подвалга сыймаган һәм берникадәр зыян күргән кәбес-тәләрне кышлыкка төрле салатлар әзерләү өчен файдаланыгыз

Оксана Исламова фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев