Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Март ишектән бактырыр

Март ишектән бактырыр, сәнәк-көрәк яктырыр, ди халык мәкале. Бу чыннан да шулай.

Март-апрель айлары – ишегалдында да, бакчада да көннән-көн яктырак карый башлаган кояш астында кинәнеп эшләр вакыт. Мөслим авылында яшәүче бакчачы Ләйлә Афанасьева белән хәзерге вакытта бакчада башкарыласы эшләрне барладык.Язгы бакчада эш башланган чак. Бүгенге көндә көздән чистартылмаган яфракларны җыештырып түгәргә яки тиреслеккә черергә салырга була. Агач-куакларда эленеп калган кипкән җимеш калдыкларын җыеп яндырырга кирәк. Хәзерге вакытта корыган, черек, бер-берсенә комачаулый торган ботакларны кисәбез. Киселгән урынны бакча сумаласы (петролатум) яки табигый буяу белән бер кат буяп куябыз. Төнлә дә һава температурасы уңай була башлагач, агачлар яфрак ярганчы, биологик препарат саналган фитоверм белән эшкәртә Ләйлә ханым. Корткыч бөҗәкләргә каршы көрәшүдә шулай эшләүне нәтиҗәле дип тапкан. Чыга башлаган бөҗәкләрне дә үтерә, ди.
Яз көне агачларның кәүсәсен агартмый. Мондый эшне көз көне эшләргә кирәк дип саный. Кар эреп бетмәгән вакытта, кыш көннәрендә үк карасу төстәге кәүсәдә кибү процессы башлана. Көздән агартылмаган агач кәүсәләрен иртә язда сүндерелгән известь белән агартып куярга була. 
– Мин аны Беренче майга әзерләнү дип атыйм, файдасын күрмим, – ди Ләйлә ханым, елмаеп. 
Кәүсәләрне 10 литр суга 2 килограмм известьташ, 100 грамм бакыр купоросы, 20 грамм казеин җилеме кушып ясалган катнашма белән буяп кую да корткычларга каршы нәтиҗәле санала. Мондый катнашма яз көне ачыккан куяннарны, вак кимерүчеләрне дә куркыта. Һава температурасы 5-6 градуска кадәр җылынгач, корткычларга каршы инсектицидлар (мәсәлән, Биостоп) һәм авыруларга каршы препаратлар (мисал өчен, Ризоплан, Псевдобактерин-2, Фитоспорин-М) кулланырга була. Әмма боларны беренче яфраклар чыга башлаганчы ук эшләү мөһим. 
Кар әле эреп бетмәгән вакыта ук карлыган куакларын кайбер кешеләр кайнар су белән коендыра. Ул да бу ысулны куллана. Өйдә 80 градусларга кадәр җылытып алган суны лейкага күчереп салганда 60 градуслар тирәсенә кадәр суына. Карлыган куакларын шул су белән коендыра Ләйлә ханым. Карлыган, кура җиләге, чиянең зараланган ботакларын кисәргә өлгермәгән булсагыз, бу эшне дә хәзер эшләргә кирәк. Карлыган яз көне яфракны тиз яра, шуңа күрә фитовермны кулланмый калганы юк Ләйлә апаның. 
– Быел кар аз яуды. Башка елларны теплицага карны күп итеп ташып куя идек, быел бик аз кертә алдык. Теплица, дым җитмәсә, ул бик коры була. Шуңа күрә, кар эреп бетү белән үк, шланг сузып су сибәргә уйлап торам. Бөтен стеналарны сабынлы су белән юдыртып чыгып, анда үсентеләр булмаса күкерт шашкасы яндырам. Җиләк үсентеләре саклыйсы булгач, быел бу эшне мин көз көне үк эшләп куйдым, – ди Ләйлә Афанасьева теплицадагы эшләре турында. 
Төнге температура нольдән түбән төшми башлагач, әкренләп үсентеләрне теплицага күчерә башларга була. Ләкин җылыткычсыз булмый. Төнлә инде катырмый башлагач, күп-күп итеп төрле савытларга тутырылган су булса да куярга кирәк була. Көндез, кояш нурлары астында су җылына, төнлә аның җылысы һавага күчеп, үсентеләрне суыктан саклый.
Хәзер төп эшләрнең берсе – өйдә үсентеләрне тәрбияләү. Бу вакытка томат, борыч, баклажанны чәчеп бетердек инде. Иртә җитешә торган помидорны чәчәргә әле соң түгел. Өйдә тишелеп, чын яфрак чыгарган чәчәкләрне аерабыз. Мин аларны лампа астында тотам. Төнге һава температурасы 5 градуска кадәр җылына башлагач, үсентеләрне теплицага чыгара башлыйм.
Агачларга прививка ясау өчен чыбыкчаларны кыш башында кисеп куялар. Аны суыткычның иң астагы киштәсендә су белән чылатылган чүпрәккә төреп саклыйлар. Яшь үсентеләргә хәзер әкренләп прививка ясый башларга була.

Гөлназ Җәлилова

Гөлназ Җәлилова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев