Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бакчачыга

Мәктәпкә дә бакча кирәк

Авыл кешесен җирсез, кул хезмәтеннән башка күз алдына китереп буламыни! Бакчасын бетергән мәктәп ишегалларында чәчәкләр булса да үстерәләр!

Яңа Усы төп мәктәбендә теплицага кадәр сакланып калган. Мәктәп тарихы белән бәйле материалларга күз салсак, ул 1976 елда, мәктәпне Феликс Шәмсиев җитәкләгән чорда салынган. Ул вакытта мәктәптә 160тан артык укучы белем алган һәм 22 укытучы хезмәт куйган. Биология укытучылары Люция Демидова, Александр Кондратьев эшләгән чорларда мәктәп яны тәҗрибә участогы районда дан тоткан, мәктәп яңа уку елына әзерлек буенча һәрвакыт алдынгы урыннарда булган. Аскы өлеше кирпечтән ясалып, ягып җылытыла торган теплица бүгенге көндә районыбызның әлеге мәктәбендә генә сакланып калган.

– Элек аны ташкүмер ягып җылытканнар, үзенең котельные булган. Үсентеләр Мөслим районын тәэмин итәргә җиткән. Бүгенге көндә теплица мәйданын яртылаш киметеп, түбәсен поликарбонат белән яптык. Быел да биредә күпләп үсентеләр җитештерергә уйлыйбыз, – ди мәктәп директоры Надежда Юмагулова.

Теплицаны язгы каникул көннәрендә яга башлыйлар. Үз вакытында озын итеп салынган теплицаның яртысын сүтәргә туры килгән. Эчке өлешендә буеннан-буена сузылган тимер мичне утын ягар өчен көйләгәннәр. Сезон башлангач, утын урынына иске койма такталары, корыган агач ботаклары да “хутка” китә. Бакча эшләрен февральдә башлаганнар: тартмаларга петуния, татлы борыч, помидор орлыклары чәчкәннәр. Бу эшләр белән биология укытучысы Зоя Николаева җитәкчелек итә. Помидорның “Бычье сердце” кебек эре итләч сортларын бик яратып алалар икән. Тәбәнәк булып үсә торган, куен ботакларын алмыйча гына үстерә торган томатка да ихтыяҗ зур.

– Кәбестәнең соң өлгерә торган сортларын күпләп үстерәбез. Бушаган урыннарга бераз кыяр, кыяк өчен яшел суган, укроп-петрушка кебек яшел тәмләткечләр утыртабыз. Аларны да сорап алалар, – ди З. Николаева.

Теплица – мәктәпкәчә белем алучы нәниләрнең дә яраткан урыны. Бирегә алар төрле тәҗрибәләр үткәрергә, күзәтүләр ясарга керә.

Әмәкәй төп мәктәбенең бакчасы да галәмәт зур, бер гектар мәйданны били. Аның да җылытыла торган теплицасы булган.

– Мәктәпнең ярты стенасы таштан, өске өлеше пыяладан эшләнгән теплицасы бар иде. Кар авырлыгы белән ватылган пыяла урынына полиэтилен тарттыралар,түбәсе ел да ишелеп, теплицаны чистартырга мәктәп белән чыга торган идек. Монда үсентеләр хәзерге кебек җиргә утыртылмыйча, юан торбалар өстенә куелган тартмаларда турыдан-туры чәчеп үстерелде, – дип, хатирәләрен барлады мәктәп директоры Гөлнара Хәкимова.

Поликарбонат белән ябылган 4,5х10 метрлы теплицада алар помидорның төрле сортларын үстерәләр. Быелгы уңышка узган атнада нигез салганнар. Томатның төрле зурлыкта, төрле озынлыкта үсә торганнарын сайлыйлар. Авыл халкы төрле сортларны сорый икән. Үсентеләрдән бушагач, җәй үстерер өчен аз-азлап кыяр, помидор, баклажан, борыч утырталар. Әлеге эшләр белән биология укытучысы Динара Мөбәрәкова шөгыльләнә.

Мәктәп бакчасының яртысын бакча җиләге били. Җәй башында мәктәпкә алып килә торган юл буе җиләк исенә күмелә. Язын һәм көзен рәт арасын мотоблок белән эшкәртәләр. Ел саен уңыш җыярлык итеп, кишәрлекләрне 2-3 елга бер яңартып торалар. Җиләкне техник персонал җыя. Бер өлешен саталар, икенче өлешеннән кайнатма ясыйлар, төеп, туңдыргычта да саклыйлар. Шул рәвешле Әмәкәй укучылары кыш буена үзләре үстергән кура җиләге, кара һәм кызыл карлыган, бакча җиләге кайнатмалары белән витаминлы чәй эчә. Ел да 90-100 төп кәбестә үстерәләр. Алардан кыш буе диярлек салатлар ясыйлар икән. Көздән трактор белән сөрелгән, язын мотоблок белән йомшартылган җирдә суган, кишер, кызыл чөгендер, сарымсак үстерәләр. Алары да мәктәп ашханәсендә кулланыла. Үзләреннән артканын эшмәкәрләр дә килеп ала. Узган көздә генә дә мәктәп янында үскән агачлардан 600 килограмм миләш җыеп тапшырганнар.

Олы Чакмак мәктәбенең теплицасы юк, әмма биредә дә март аенда бакча эшләренә тотыналар. 60 сутыйлык мәктәп территориясенең яртысын бакча алып тора. Ул җиләк-җимеш, яшелчәчелек бүлекләренә һәм чәчәклеккә бүленгән.

15-20 мартта тартмаларга помидор орлыклары чәчелә. Көздән алып калган бакча балчыгына ком, яшелчәләр өчен махсус ясалган кибет балчыгы кушалар. Мәктәптә кыш буена күпләп яран гөле үстерәләр. Көздән чүлмәкләргә күчерелгән яран гөлләрен февраль-март айларында вегетатив ысул белән үрчетәләр. Язын алар чәчәк ата башлап, караңгы көзгә кадәр мәктәп алдын ямьләп тора. Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәл янында чәчәкләр үстерүне дә Олы Чакмак волонтерлары үз өстенә алган.

Әлфинур Исламова, Энҗе Зиннурованың мәктәп бакчасында башлап җибәргән тәҗрибә эшләрен бүгенге көндә биология укытучысы Гөлия Гарипова һәм технология буенча белем бирүче мөгаллимә Миңнур Нәгыймова дәвам итә. Берничә ел элек алар бергәләп җир чикләвеге – арахис утыртып караганнар, орлыктан – бәрәңге, томатның куен ботакларын алмыйча үстерү буенча тәҗрибәләр үткәргәннәр. Укучыларның шулай ук өй шартларында лимон үстерү, төрле субстратларда фасольне тамырландыру кебек тәҗрибәләре дә кызыклы нәтиҗәләр биргән. Чәчәр өчен орлыкларны да үзләре җитештерәләр. Кишер, чөгендер орлыкларын күптәннән инде үзләре әзерли икән. Ишегалларында үскән кара миләшне җыеп тапшыралар.

– 1981 елда мәктәп территориясенә алмагачлар утырткан идек. Карт булсалар да, 4 төрле алмагач әле һаман, августтан башлап, татлы җимешләре белән сөендерә. Көз буена алма белән сыйланган укучыларыбызга кышын да авыз итәрлек кайнатмалар әзерләдек, – ди Гөлия Гарипова.

Бүген авыл мәктәпләрендә  ничә бала белем алуын исәпкә алсак, зур бакчаларда алар белән бергә мөгаллимнәрнең, техник персоналның да хезмәт куйганы аңлашыладыр. Ничек кенә булмасын, үзең үстергән җимеш татлы була бит ул! Авыл җирендә һәркемнең диярлек үз бакчасы булса да, күмәк хезмәт – икенче. Коллективизм хисе, ярдәмчеллек, җаваплылык, төгәллек, тырышлык, нәтиҗәгә эшли белү кебек матур сыйфатлар нәкъ менә шул вакытта формалаша да бит! “Үзеңне яратырга кирәк!” шигаре астында үскән замана баласына күмәк хезмәтнең ямен, уңышның тәмен белү өчен мәктәп бакчасы да кирәк.

Фото – Яңа Усы мәктәбе архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев