Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Күчерергә вакыт

Үсентеләрне ачык грунтка күчерүнең үз нечкәлекләре бар.

Тәрәзә төбендә үстергән кыяр, помидор, чәчәк үсентеләрен күптән парник-теплицаларга күчердек.
Үсентеләрнең күбесе чәчәктә, җимешләре дә күренә башлаган. Хәзер аларны ачык грунтка күчерергә кирәк. Төзекләндерү һәм яшелләндерү оешмасының участок җитәкчесе Рүзилә Бәйрханова үсентеләрне күчереп утырту серләре белән уртаклаша.
Помидорны даими яшәү урынына күчерер алдыннан аңа күп итеп су сибәргә кирәк. Бакчада 30-35 сантиметр тирәнлектәге чокырлар казыйбыз. Анда бер-ике кушуч чамасы органик ашлама – черемә, берәр калак чамасы агач көле салып, су агызабыз. Шушы “сазлыклы” җиргә тамыр янындагы туфракны мөмкин кадәр күбрәк алып помидорны утыртабыз һәм тыгызлап күмәбез. Болай эшләгәндә ул көнне су сипмәсәң дә була.

– Помидор яңа урында тамыр җибәргәнче бер-ике атна чамасы су сибеп торырга кирәк.

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 26 май санында

Наилә Сәлахова

Оксана Исламова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев