Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Көзге бакчаны ничек тәрбияләргә?

Октябрь аенда көннәр кыскарганнан-кыскара. Кайсы көннәрне хәтта һавада кар бөртекләре дә әйләнгәли... Ләкин кар ятарга әлегә иртәрәк.

Алмагач һәм слива төпләрендә череп коелган җимешләрне калдырмагыз. Алардагы корткычлар тиздән туфракка төшеп китәрләр дә, анда исән-имин кышлап, яз җитүгә үрчи дә башларлар. Сынган, түбән салынган ботакларны кисеп яндырыгыз, урыннарын бакча кайнатмасы (садовый вар), яисә табигый әлифлы буяу белән буяп куегыз. Кәүсәләрнең һәм эре ботакларның чатнаган кайрылары астында алмагачларның иң куркыныч дошманы - җимеш корткычлары яшеренгән була. Алардан арыну өчен кайрының чатнаган, тишелгән, уелган тигезсез урыннарын, кырып алган авыру өлешләрен берәр пленкага коя барып, соңыннан яндырырга киңәш ителә.

Яфраклар коелып беткәч тә агач-куакларны игътибар белән карап чыгыгыз. Коры яфраклар өзелмичә эленеп калган икән, бу шулай ук төрле корткычларның оясы дигән сүз.  Карлыганның җимеш бирүдән туктаган иске ботакларын шулай ук кисеп бетерү мөһим.

Аларга алмашка көчле булып үскән берьеллыкларны калдырып, яшьләренең дә артыкларын кисәргә кирәк. Коелган яфракларны җыеп яндыру, агач-куак төпләрен казып кую шарт.

8-10 еллык куакларны инде бөтенләй төпләргә була, алардан киләчәктә әллә ни файда күрә алмассыз. Бу айда үсентеләргә санитар кисү үткәрергә киңәш ителә. Монда инде жәлләп торырга кирәкмәс: агач-куакны артык куертып торучы, шулай ук чирле, сынган, барлык зәгыйфь ботакларны кисеп ташлагыз. Арада сәламәт күренгән ботакларны ваклаштырып, компост чокырына салырга мөмкин. Калганнарын яндырабыз.

Көл - менә дигән ашлама. Аны да шул ук компост чокырына сибәргә мөмкин. Агач төбен йомшартканда көрәк белән 10-12 см.дан тирән казымагыз. Рәтләр арасын чокыганда алма-груша араларын 20 см, чия-сливаларныкын 16 см. тирәсе казырга киңәш ителә. Кышкылыкка агачларны су запасы белән тәэмин итү иң мөһим көзге эшләрдән санала. Яшь агачлар төбенә 20-25 чиләк салу кирәксә, 6 яшьтән өлкәнрәкләренә 400 литрга кадәр су кирәге хакында онытмагыз. Шунысы да мөһим, су белән "сыйлау" эшен ашыктырмагыз, ни өчен дигәндә, көннәр җылы булса, агачларда кабаттан үсеш-яңарыш чоры башланырга мөмкин. Болай итеп сез агачның тынычлыгын бозуыгыз мөмкин. Әгәр сездә туфрак асты сулары тирән икән, туфракны 2 метрга кадәр тирәнлектә дымландырырга киңәш ителә. Ә сулар югары урнашкан икән, 1 метр тирәнлектә дымландыру да җитә. Шулай ук барча җиләк-җимеш агачларын, куакларны ашламаларга онытмагыз. Монда органик ашламалар да, минераль ашлама да кулланыла.

Оксана Исламова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев