Көздән суган утырту серләре
Соңгы елларда күп кенә бакчачылар суганны кышка утыртып калдыра башлады
- Суганның барлык сортлары да көздән утырту өчен яраклы түгел. Көзен, гадәттә, салкынга чыдам сортларны: Арзамасский, Даниловский, Стригуновский, Штутгартен чәчәләр. Суганны кар иртәрәк эреп бетә һәм су җыелып тормый торган урынга утыртырга кирәк.
- Суганны салкыннар башланыр алдыннан, әмма әле суынып җитмәгән җиргә утыртырга киңәш ителә. Моңа кадәр томат, кыяр, борчак, фасоль, чөгендер, салат үскән түтәлләр суган утырту өчен яхшы санала.
- Суган да, сарымсак кебек үк, уңдырышлы туфракны ярата. Шуңа күрә, казыганда, 1 кв. метрга 5-6 килограмм черемә, 10 грамм калий сульфаты һәм 20 грамм суперфосфат кертергә кирәк. Утырту алдыннан җиргә 1 кв. метрга 10 грамм исәбеннән агач көле сибегез.
- Кыш өчен овсюжка (суганның диаметры 1 сантиметрга кадәр) һәм севок (диаметры 1-3 сантиметр) – иң яхшысы. Иртә яздан яшел суган ашарга телисез икән, ул чакта көздән эре башлы суган (диаметры 3 сантиметрдан зуррак) утыртыгыз.
- Утырту алдыннан чәчү материалын эрегә, вакка аералар һәм буразнага 5 сантиметр тирәнлектә 6-7 сантиметр ара калдырып утырталар. Рәтләр арасы 15 сантиметр булырга тиеш.
- Беренче туңдырулардан соң (әмма элегрәк түгел, югыйсә, суган черергә мөмкин) җирне коры яфраклар, коелган ылыслар белән каплыйлар. Мондый мүлчә өстенә, аны җил очырмасын өчен, ботаклар ташлыйлар.
Фото: «Мөслим-информ»
Нет комментариев