Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бакчачыга

Җимеш агачларын карыйбыз

Җимеш агачларына да игътибарны киметмәгез

Җимеш агачларында корыган ботаклар күренсә, аларны кисәргә кирәк. Алмагачларны һәм грушаларны – паршага, чияне коккомикозга каршы эшкәртегез. Сливада да төрле авырулар күзәтелергә мөмкин. Алма, груша һәм сливаның җимешләре күп булганда, ботакларны сынудан саклау өчен, махсус терәүләр куегыз.

Июльнең икенче яртысында киләсе ел уңышы өчен җимеш агачларын тукландырырга кирәк.

Коры көннәрдә агачларның төбен йомшартыгыз, чүбен утагыз. Туфракны тирән итеп йомшартырга кирәкми, чөнки агачларның өске тамырларына зыян килергә мөмкин.

Кура җиләге куакларын көн саен карап чыгыгыз. Җиләкләр черемәсен өчен, аларны өлгергән саен җыеп алыгыз.

Кара карлыган уңышын да җиләкләр өлгерү белән җыеп барыгыз. Өлгергән җимешләр коелырга мөмкин. Әмма бу ак һәм кызыл карлыганга кагылмый. Аларның җиләкләре 30 көнгә кадәр ботагында эленеп тора ала.

Фото – «Татар-информ» архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев