Җиләк-җимеш киптерәбез
Бүген һәркем җәй буена тырышып үстергән җиләк-җимеш, яшелчәләрне кыш көне дә файдаланырлык итеп саклауга кую, консервлау, маринадлау белән мәшгуль.
Көзге мәшәкатьләрнең иң җайлысы – җиләк-җимешләрне киптерү. Әмма аның да үз нечкәлекләре бар.Әбиләребез элек-электән җиләкҗимешне кояшта как итеп киптерү ысулын кулланган. Кечкенә чакта киптерергә чыгарылган кактан чебен куып тору эше бала-чагага кушыла торган иде. Һава дымлы булганда, куна тактасындагы карлыган кагы кипсен өчен өчәр-дүртәр көн кирәк. Әниләребез алманы җылыткыч торбаларда да, бауга тезеп, кояшта да киптерә иде. Кышын-язын эч эзләнгәндә кипкән алмадан да татлырак нәрсә юк инде.
Хәзер исә киптерүнең яңа ысулларын кулланабыз. Моның өчен хәтта махсус аппаратлар уйлап табылган. Бәясе тешләшсә дә, киптергеч җайланмалар хуҗабикәләрнең эшен бик җиңеләйтә. Эшкәрткән вакытта бөҗәкләр зарар китерер, череп бетәр дип тә куркасы юк.
Райондашыбыз Алсу Хисаметдинова да киптергеч алганына сөенеп туя алмый.
Гөлназ Җәлилова
А. Хисаметдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев