Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Июньдә бакча эшләре

Җәйнең беренче аенда бакчада кызу эш кайный. “Россельхозцентр” оешмасының Татарстандагы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова июнь аендагы эшләр буенча киңәшләр бирде.

Бу айда кышка саклау өчен кызыл чөгендер чәчәргә кирәк. Майда утыртылган чөгендерне үсентеләр арасында 5 сантиметраракалдырып пикировкаларга онытмагыз. Кәбестәнең соң өлгерүче сорт үсентеләрен утырту өчен дә июнь - иңкулай вакыт. Ике батна саен шпинат, салат, редис кебек тиз өлгерүче яшелчә культураларын кабат чәчеп үстерергә була.

Бакчаны кәтмәнләү, җирне йомшарту белән бәйле эшләргә аерым игътибар бирергә кирәк. Чүп үләннәрен утаганда, яшелчәләрне сирәкләү дә башкарыла. Помидорны җентекләп карарга кирәк: вакыт-вакыт куен ботакларын өзегез, үсентене формалаштырыгыз, бәйләгез. Ике атна саен тирес яки кош тизәге эремәсе белән тукландырыгыз, помидор куакларына фитофторага каршы препаратлар сиптерегез.

Крыжовник һәм кура җиләге ботакларының очларын кисәргә өлгермәгән булсагыз, июньдә бу эшләргә дә өлгерәсез. Карлыганның бөре талпаны кышлаган ботакларын кисәргә вакыт. Бу корткыч белән нык зарарланган куакларны тулысынча юк итегез: яндырыгыз.

Җәйнең беренче аенда җимеш агачларын һәм куакларны тукландыру мөһим. Бу эшне соңартмагыз. Җимешләрне һәм җиләкләрне суда эретелгән органик ашламалар белән тукландырабыз.

Июнь аенда алма һәм груша агачларын - парша, ә крыжовникны ончыл чыкка каршы эшкәртәбез. Агачларны карап чыгабыз: үрмәкүч ояларын, йомарланган яфракларны җыябыз. Гөмбә авырулары таралмасын өчен үсемлекләргә биологик фунгицидлар - Гумат+7 "Здоровый урожай", Азолен кебек микробиоашламалар кушылган Псевдобактерин-2, Ризоплан һ.б. сиптерергә киңәш ителә.

Җәй башында яшелчә, җиләк-җимеш бакчаларында аю чикерткә (медведка) активлаша. Корткычны тотуөчен төнлә бөҗәкләр җыела торган урыннарга такталардан ышык урыннар ясарга мөмкин. Аю чикерткә өчен тозак буларак бал кулланалар. Моның өчен пыяла банка авызының эчке ягына бал сылап, муентыгына кадәр җиргә күмеп куегыз. -1,5 сантиметр ярык калдырып, банка авызын такта белән каплагыз. Тозакка эләккән бөҗәк аннан чыга алмый. Атнага бер тапкыр банканы чистартып, балны яңартып торырга кирәк. Аю чикерткә белән теплицаның тышкы ягы буйлап керосин катыштырылган ком буразнасы ясап та көрәшергә була.

Башка корткычларга каршы көрәштә сабын һәм көл эремәсе нәтиҗәле. Кырмыскалар чамадантыш күбәйсә, алар күп булган урыннарга кайнап торган су салыгыз. Гөбләне үлән, тәмәке төнәтмәләре, Биостоп кебек препаратлар белән юк итәргә кирәк.

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев