Яшелчәләр – игътибар үзәгендә
Томатларны формалаштырыгыз: җиргә яткан артык ботакларын һәм яфракларын алыгыз
Үсентеләрне терәкләргә бәйләгез. Авыруларны кисәтү өчен, чәчәк ата башлаганда, биологик препаратлар: “Алирин-Б”, “Псевдобактерин-2”, “Фитоспорин-М” яки бордос сыекчасы сиптерергә кирәк. Көл һәм сарымсак суы сиптерү дә уңай йогынты ясый. Җәй яңгырлы булса, бигрәк тә.
Кишер, петрушка, чөгендер, торманы сирәкләгез. Кыярларны бәйләгез, аларга җылы су гына сибәргә ярый.
Җәй уртасында иң куркыныч корткыч бөҗәкләр һәм авырулар активлаша. Пасленчалар семьялыгына караучы томат, баклажан, бәрәңге һәм борыч өчен бу – колорадо коңгызы һәм фитофтороз. Кәбестә, кыяр да корткыч бөҗәкләрдән һәм авырулардан зыян күрә. Алар белән уңышлы көрәшү өчен атна саен биологик чаралар биофунгицидлар (“Псевдобактерин”, “Ризоплан”, “Фитоспорин” һ.б.), биоинсектицидлар (“Биостоп”, “Битоксибациллин”, “Фитоверм”, “Лепидоцид” һ. б.) кулланырга кирәк. Златоглазка, габробракон, подизус, макролофус һәм башка шундый файдалы бөҗәкләр дә зыян итмәс.
Оксана Исламова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев