Яңа сезонга әзерләнәбез
Бакчада кышкы чорда да эш җитәрлек
Кышын карт һәм авыру агачларны кисәргә була. Язын бу эшкә вакыт җитмәскә мөмкин. Агач төбен, тамырларын яз җиткәч, кар эрегәч тә казып алырга була. Корткыч бөҗәкләр үсемлекләргә җитди куркыныч тудыра. Агач-куакларның ботакларын карап торыгыз. Корткыч бөҗәкләрнең ояларына юлыксагыз, аларны юк итегез. Мумиягә әйләнгән җимешләрне дә алып ташлагыз.
– Кар күп булса, агач ботакларыннан, бигрәк тә яшь агачлардан карны ипләп кенә коеп төшерегез. Бу агачлар сынмасын өчен эшләнә. Агач төпләренә 40–50 сантиметр калынлыгында кар өяргә мөмкин. Бу җимеш агачларының тамыр системасын салкыннардан саклый. Шул ук вакытта карны таптарга ярамый, – ди “Россельхозцентр”ның Татарстан филиалы җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Хөсәенова. – Тычкан эзләрен күрсәгез, үсемлекләрне саклау өчен, кимерүчеләрдән котылу чараларын күрегез. Бинада кимерүчеләргә каршы махсус җилем кулланырга була. 15x15 сантиметр зурлыгындагы пластик яки картон кисәгенә 4-6 сантиметр киңлегендә юка гына итеп җилем сылагыз. Уртага кыздырылган ипи, сыр, сало кисәге һ.б. ризык куегыз. Шундый “капкын”нарны бер-берсеннән 3-10 метр ераклыкта берничәне куярга була.
Куяннар да агач-куак кәүсәләрен ярата. Агачларны куяннардан саклау өчен, кәүсәне тигез күләмдә алынган тирес һәм сары балчыкка карбол кислотасы кушылган катнашма белән эшкәртәләр. Агач кәүсәсен калын крафт кәгазе, рубероид яки ылыс ботаклары белән дә төрергә була.
Теплицаны да кардан һәм боздан чистартып торырга кирәк. Бу теплица каркасының деформацияләнүеннән саклар. Поликарбонат теплицаны себерке белән чистартырга киңәш ителә.
Җимлекләргә кошларга ашарга салырга онытмагыз. Бу канатлы дусларны корткыч бөҗәкләр белән көрәшкә җәлеп итү өчен дә кирәк.
Бакчаның кайсы өлешенә нәрсә утыртачагыгызны планлаштырып куегыз. Орлык запасы җитмәсә, чарасын күрегез. Үсемлекләрне тукландыру өчен ашламаларны да хәзер алып куйсагыз отышлырак. Орлык сайлаганда, аның характеристикасына, үзлекләренә, уңдырышлылыгына игътибар итегез.
– Вегетация чоры озын булган кайбер культураларны гыйнварда ук чәчәргә мөмкин. Сельдерей, борыч һәм баклажан, орлыклык суган, җир җиләге, пепино (кавын грушасы), соң өлгерүче кәбестәнең кайбер сортлары шундыйлардан. Май аенда ук чәчәк атсын дисәгез, петуния, виола, фуксия, примула һ.б. кышын ук чәчәргә була, – ди Гүзәл Хөсәенова.
Кышын көннәр кыска булу сәбәпле, гыйнварда чәчелгән культураларга өстәмә яктылык таләп ителә. Моның өчен светодиодлы фитолампалар кулланырга киңәш ителә.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев