Гөлләр игътибар сорый
Җәй көне урамдагы яшеллек, аллы-гөлле чәчәкләр күзләрне иркәләсә, кышын күңелне өйдә, эш урыннарында үсүче гөлләр сөендерә. Кышын аларга аеруча игътибарлы булу кирәк.
Кышын гөлләрнең күбесе ял итәргә ярата. Үсешен активлаштырмасын өчен, өстәмә тукландыруны бөтенләй туктату хәерле. Кайбер гөл үстерүчеләр кышын гөлләрне ара-тирә шикәр яисә глюкоза белән тукландыру яклы. Әмма эретмәне төгәл пропорцияләр саклап ясарга кирәк. Юкса гөлләргә ярдәм итәсе урынга аларга зыян эшләп куярга мөмкин. Даруханәләрдә сатылучы глюкозаны кулланган очракта ул 1 литр җылымса суда 1 бал кашыгы эретелә. Шикәр комын 1 литр суга 1 аш кашыгы салалар. Бу эретмәне кулланыр алдыннан 2 сәгать кала гөл туфрагын яхшылап дымландыру таләп ителә. Эретмәне яфракларга да сиптетергә мөмкин. Моның өчен суны ике мәртәбә күбрәк алырга, ягъни 1 калак шикәр комын 2 литр суда эретергә кирәк. Мондый тукландыруны айга ике мәртәбәдән ешрак эшләргә киңәш ителми. Шулай ук әле ике ай да үсмәгән артык яшь гөлләргә баллы су зыян гына китерәчәк. Шикәрле суны фикус гөле, суккулентлар, роза, драценна, пальма аеруча ярата.
Кышын су сибүне дә шактый киметәләр. Краннан алган суны ачык савытта бер тәүлек тондырып тору яхшы. Шулай иткәндә, андагы хлор очып бетәчәк. Тәҗрибәле гөл үстерүчеләр җәй көне – яңгыр суы, кыш айларында кар эретеп сибү яклы. Кар суы бүлмә температурасыннан берничә градуска җылырак булса һәм кичке сәгатьләрдә сибелсә яхшы.
Бүлмәдәге дымлылык та гөлләр өчен бик мөһим. Коры һавада алар яфракларын коючан. Ягулык сезоны кергәч, өй һавасында дымлылык аеруча нык кими. Иртә-кич җилләтү, идән юу, берничә урында җылыткыч торбалар өстенә су салынган савытлар кую, гөл яфракларын юеш чүпрәк белән сөртеп алу ысулы белән, тирә-ягына су бөркеп, бүлмәдәге дымлылыкны көйләргә була. Кибетләрдә суны томанга әйләндерүче җайланмалар да бар хәзер.
Гөлназ Җәлилова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев