Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Ел елга охшамый

Тойгелде авылында яшәүче Гыйльменур Кунафина дүрт бакчада җиләк-җимеш, яшелчә һәм чәчәкләр үстерә.

Быел яз бик матур килде. Әмма ел елга охшамый шул. Бар агачлар, җиләкләр чәчәк аткан мәлдә барысын берьюлы кырау алды. Кунафиннарның йорт-җирләре, бакчалары авыл башында урнашкангамы, урын бераз җилле икән. “Шуңа күрә утырткан һәр нәрсәгә, бигрәк тә чәчәкләргә терәү кирәк”, – ди Гыйльменур ханым.

Берничә түтәлдә татлы борыч үсә. Һәрберсендә аерым сорт. Барысы да уңыш бирә. Берсендә эксперимент рәвешендә үсентеләр куе итеп утыртылган. Уңышы башка түтәлдәгеләрдән бер дә ким түгел.

Гыйльменур ханым помидорның, борычның куен ботакларына артык тими икән, шуңа күрә көзен дә үсәләр.

Виноградларның да җимешләре өлгереп килә. Яшел тәлгәшләрдән сыгылып утыручы Изабелла сортын авыз итәргә өлгергәннәр инде. Яшь үсентеләр дә күренә. Виноградны ботактан үзе үрчетә Гыйльменур ханым.

– Виноград – салкынга аеруча сизгер үсемлек. Быел күп кешенең көннәр җылытканнан соң ашыгып ачып куйган виноградлары өшеде. Мин аларны быел соңрак ачтым, шуңа күрә салкыннан зыян күрмәделәр, – ди ул.

Алмагачлар формалаштырылган. Быел көз байтак кына кисү эшләре көтелә биредә. Аларын да Гыйльменур апа үзе башкара. Малайлары да булыша. Баллы алмалар бирә торган зур агачның бер давылда кәүсәсе ярылган. Хуҗабикә аны дәвалап, буеннан-буена кызыл балчык, алебастр һәм көл катнашмасы белән сылаган. Агачта бернинди дә авыру билгеләре күренми, шаулап үсеп утыра. Сынган яшь алмагач ботагы да, вакытында тыгыз итеп бәйләсәң, ялгана икән. Шундый бер агач ботагын төзелеш өчен кулланыла торган скотч белән ураган. Җәрәхәтне җәйгә берничә тапкыр карап, бәйләү материалын алыштырып торырга кирәк.

Һәр үсемлекне, алар белән сөйләшә-сөйләшә, бала үстергән кебек яратып тәрбияли Гыйльменур апа. Йорт алдындагы бакчаны чәчәкләр аллы-гөлле төсләргә күмгән. Җилле урында кыска сабаклы чәчәкләр үсә. Хуҗабикә язын көн уртасында да чәчәкләренә су бөркегән. Хәзер тамырдан сугара. 
– Шул чакта бакчага таралган хуш истән башлар әйләнерлек була, – ди ул, елмаеп.

Гыйльменур апа кайбер чәчәкләрне үстерә алмый. Бакчада кыш көне кар ятмый, розалар кышны бик авыр чыга, шуңа күрә монда күбрәк берьеллык чәчәкләр урын алган.

Бер кеше гомерендә дә табигатьнең, климатның үзгәрә баруына күпләр игътибар итәдер. Һәр көнебез ачыш булырлык. Элек безнең якларда яшәмәгән бөҗәкләр, кошлар күренә башлауга әллә ни шаккатмыйбыз кебек хәзер. Гомере буе биология укыткан Гыйльменур апа быел петунияләргә бер урында канат кагып эленеп торучы төнге күбәләкләр – бражниклар килүен әйтте.

Бәрәңге бакчасыннан ерак түгел генә кәбестәләр рәт-рәт тезелеп үсә. Ул аларны агу кулланмыйча гына үстерә.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 18 август санында укыгыз.

Гөлназ Җәлилова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев