Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бакчачыга

Чүп үсәргә урын калдырмыйм

Йорты тирәсендәге һәр карыш җирне үзенчәлекле үсемлекләр белән тутырган Гүзәлия ханым шулай ди

Үрәзмәт авылында гомер итүче Гүзәлия Шәйгарданованы районда белмәгән кеше юктыр. 30 елдан артык гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган, алар белән төрле рационализаторлык, уйлап табу эше белән шөгыльләнүче ханымның уңышлары ел әйләнәсе райондашларыбызның күз алдында. Ә менә 6-7 ел элек башланган яңа хоббие турында әле күпләр белмидер дә. Ул үзе яшәгән йорт тирәсен ботаник бакчага әверелдергән.

Гүзәлия һәм Илдар Шәйгардановларның йорт диварлары ук чәчәкле банер белән бизәлгән. Йортка чәчәк оранжереясы аша керәсе. Кышка ул аларны өйгә кертә.

Гүзәлия ханымның бакчачылык белән кызыксынуы мәктәп яшеннән үк килә.

– Чәчәк бакчасын казып, орлыктан ел саен түтәл-түтәл чәчәк үстердек. Ул вакытта күпьеллыклары аз булды микән... Хәзер дә орлыктан үстерергә яратам. Әмма күпьеллыклар күбрәк. Һәрберсе үзенчә матур. Хәзер бакчамда 30 ел буе үстерә торганнары бар. Флокс, мальва, космея, тырнак гөл, чалмабаш (пион), нәркис, лалә, ромашка, кыңгырау чәчәк, канәфер, дәлияләр – шундыйлардан, – ди ул. 

Мальваның күп катлысы, аквилегия, куаклы сары ясмин, һинд канәфере (лагерстремия), миләүшә агачы (жакаранда), обриета, пассифлора, дисбе гөле, петуния, броваллия гөрләп үсә. Быел мимулюс, клематис утырткан. Мамык гөле дә бар. Аның безнең якларда үсәрлеген биш ел эзләгән Гүзәлия ханым. 

Өй буенда гортензия, гибискус, спиреяның ике төре, дейция, вейгела, канәфер куагының (сирень) берничә төре үсә. Лилияләрне матурлыкларыннан тыш бөтен бакчага таралучы хуш исләре өчен дә ярата. Бүген бакчасында аның 30 төре бар. 

– Мин бөтен чәчәкне дә яратам. Иртә яздан кара көзгә кадәр бакчаны гөлгә күмәргә була. Башта чалмабашлар шау чәчәктә булса, аннан соң бакча роза исенә күмелә, – ди ул. 

Роза гөленең генә дә 70тән артык төрен үстерә бакчачы. Алар арасында ниндиләре генә юк! Үрмәләп, шуышып үсә торганнарын үзләре бөгеп ясаган аркага үрмәләткән. Аерым чәчәкле, букет булып, эре яисә вак чәчәк ата торганнары, бәрхет кебекләре, чуарлары, хәтта зәңгәр чәчәк ата торганы да бар гөлчәчәкнең. Алар белән төрле тәҗрибәләр дә үткәрә Гүзәлия ханым.

– Бер елны, үсеп китә алмаганын казып ыргытмыйча, янәшәсенә икенчесен утырттым. Әллә көнләшеп, әллә башка сәбәп белән, бер-берсенә үрелеп, хәзер бер төптә ике төрле роза үсә. Аларны аерып та булмый, тамырларына зыян киләчәк, – ди. 

Үстерергә кызыккан чәчәк, куак, агачларның үсентеләрен интернет аша махсус кибетләрдән, үзе кебек “бакча җене кагылган” кешеләрдән кайтарта. Көзен, кышын сатып алган суганчаларны, үсентеләрнең тамырларын суыткычта сакларга кушалар. Ләкин Гүзәлия ханым аларны кызгана. Аның фикеренчә, үсемлекләрнең бар төренә дә җылы кирәк. 

– Суыткычта сакламыйм. Гладиолус, дәлия, канналарның суганча-бәрәңгеләрен базда саклыйм, ә башкаларын савытка утыртам. Лилия, чалмабашларның яңа сортларын шулай үстерә башладым. Җир җылынуга бакчага чыгарам үзләрен. Бик кечкенә һәм аз санлы чәчәк орлыкларын савыт төбенә перлит салып, өстенә балчык, аның өстенә бер кат юка салфетка җәеп утыртам. Болай иткәндә, орлык балчыкка батмый, читкә тәгәрәми. Өстенә орлык күмелерлек итеп кенә балчык салырга була, – дип, яшь бакчачыларга киңәшләрен дә бирде ул. 

Һәртөрле тәҗрибәләр үткәрергә яратканга һәм яңа сорт виноградларны безнең табигать шартларында сынап карыйсы килгәнгә, бакчаның төньягында да виноградлык булдырган Гүзәлия ханым. Су агып тора торган өлешне поликарбонат белән ябып, алар өчен дә ышык һәм җылы урын булдырган. Җиде төрле виноград арасында да, чүп чыкмасын дип, клещевина, кыяр, чәчәкләр утырткан. Аскы өлешен такта белән бүлеп алган, болай кышка каплап кую уңайлырак икән.

Бакча уртасында бетон белән капланган урынга күз төште. Биредә оста бакчачы бассейн ясаган, кышка ул яшелчә сакларга яраклы баз сыйфатында кулланыла. Җәен исә биредә өстәл-урындыклар, кояштан саклагыч зонт урнаштырып, ял зонасы ясыйлар. Бетон плитә белән теплица арасында бер карыш киңлеге җир калган. Анда да гөрләп кыярлар үсеп утыра. Җәй буена теплица буйлап үрмәләп, уңыш биреп утырганнар. Бакчада фонтанлы ясалма күл, үрмә гөлләр белән уратып алынган душ та бар.

– Буш калса, монда чүп үсәр иде, – ди Гүзәлия ханым, елмаеп.  

Бакчаның һәр җирендә нидер үсә. Алар махсус шул урынга утыртылган. Очраклы тиешелеп чыккан бер генә үлән дә юк. Дару үсемлекләре тулы бер коллекция булдырырлык. Пиретрум, канәфер, маргаритка, күпьеллык кашкарый, кыңгырау чәчәкләр янәшәсендә синюха, валериана, бергамот, эхинацея, мәтрүшкә, ике төрле чабыр үләне, тагын әллә нинди дару үсемлекләре берничә ел эчендә үрчергә дә өлгергән. Өйгә лавр, розмарин, зәйтүн, бөтнек, мирт эвкалипт, шикәр үләне – стевия утырткан. Чәй куагы – камелия һәм кофе да биредә үз урынын тапкан.

– Алар өй һавасын төрле газлардан, вирус-микроблардан арындыра, – ди Гүзәлия ханым.

Экзотик җимешләр үстереп карау идеясе җылы яктан дусты шул җимешләрне алып кайтып авыз иттергәч килә. Маракуйа орлыгын балчыкка утыртып карый. Бик тиз тишелеп чыга ул. Дүрт ел дигәндә, матур чәчәкләре белән сөендереп, хуҗабикәсен шундый җиләк-җимешләр үстерергә канатландыра. Безнең якларда кайсыларын үстереп булганын өйрәнә, Кырымнан, Ростовтан үсентеләр кайтарта. Мондый үсемлекләрдән абрикос, шәфталу (персик), нектарин, айва, виноград, черешня, мушмула, хөрмә, шелковица, кизил бакчада үсә. Ә менә өч төрле банан, лимон, өч фейхоа, ике манго, ике авокадо куагы, бер ботактан бер генә җимеш бирүче, туктаусыз хуш исле чәчәк атучы пандероза лимоны, һәрчак җимештә утыручы мурайа, гранат, инжир өйдә зур чүлмәкләрдә үсә. Ананас та үстереп караган Гүзәлия ханым. Аны Краснодардан кайтарткан. Казандагы экзотик җимешләр сата торган кибеттән алып, черимойя, аннона, тамарилло, салак, папайаны орлыктан утыртып үстергән. 

Экзотик үсемлекләр өчен аерым теплица ясаганнар. Анда кивано, огурдыня, лимон-кыяр, момордика, кассабанана, люффа, фицефолия, бенинказа, мелотрия кебек исемнәрен  әйтергә тел дә әйләнми торган үсемлекләрне шаккатып карап йөрерлек. Алар әле җимеш өлгертеп утыра! Кавын-карбыз, кыяр-помидорны әйтеп тормыйм. Аның ят сортларын күрәсегез килсә, монда гына киләсе!

Себердә үсә торган күкҗиләкнең (голубика) 5 төрен, караҗиләкнең (черника) – 3, нарат җиләге (брусника) һәм мүк җиләгенең (клюква) икешәр төрен, шулай ук магония, церцис, адамово яблоко да үстерә Гүзәлия ханым. 

Йортның көньяк почмагындагы өч квадрат метр җирдә “Кытай бакчасы” булдырган. Кечкенә генә участокка кытай лимоннигы, годжи, кампсис, сортлы виноград һәм кара бөрлегән сыйган. Годжи бүген дә кып-кызыл җиләк биреп утыра. 

Бакчаның иң түрендә агачлар үсә. Әстерхан чикләвеге, маньчжур чикләвеге, миндаль, фундук – бакчачы горурлыгы. Уксус агачы, зелпе, лавр чия, элеутерококк, барбарис та бар монда. Ашарга яраклы каштан, сабын чикләвегеген әлегә өйдә генә үстерә Гүзәлия ханым.

Җылы як үсемлекләре булса да, алар артык җылыны яратмыйлар икән. Дымлылык һәм озакка сузылган җәй – аларны үстеререр өчен менә дигән шартлар. Өлгереп, җимеш бирсен өчен күбесен өй шартларында үстереп чыгарырга кирәк. 

Кызыксынучанлыгы, тынгысызлыгы, эш сөючәнлеге белән сокландыра торган кеше Гүзәлия ханым. Шулай булмаса, җиргә төрткән һәр үсемлеге тамыр җибәрмәс, һәр орлыгы тишелмәс иде. Һәрберсен балаларны яраткан кебек кочып, иркәләп үстерә, шуңа күрә дә алар ел әйләнәсе матур чәчәкләр, татлы җимешләр белән куандыралар. Бу бакчага килеп, сәгатьләр буе лекция тыңларга, ят үсемлекләрне өйрәнергә, акыл гына түгел, хис дөньяңны да баетып кайтырга була. 

Гөлназ Җәлилова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев