Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Бәрәңгене базга салырга ашыкмагыз

Татарстанда бәрәңгенең фитофтороз һәм альтернариоз белән авыру очраклары ачыкланган.

“Россельхозцентр” оешмасы белгечләре бәрәңге басуларын тикшерде. Татарстанда тикшерү узган 800 гектар мәйданның 300 гектарында бәрәңге фитофтороз белән зарарланган. Авыруны кисәтү өчен белгечләр фунгицидлар кулланырга киңәш итә.

– Быелгы җәйдә күзәтелгән кыска вакытлы яңгырлар, эссе һава торышы фитофтороз таралу өчен уңайлы түгел. Фитофтороз билгеләре июльнең өченче декадасында – бәрәңге чәчәк атканда күренә башлады. Фитофторозны ачыклау авыр түгел: бәрәңге яфракларында һәм сабакларында тиз арада зураючы караңгы көрән төстәге таплар барлыкка килә. Авыру белән көрәшү өчен химик чараларны 7-10 көн дәвамында кулланырга киңәш ителә, – ди “Россельхозцентр”ның Татарстандагы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова.
Фитофтороз авыруы бәрәңге бүлбеләрендә дә күренергә мөмкин. Мондый зарарлану соры таплар барлыкка килүдән башлана, акрынлап алар череккә әйләнә.

Рәмилә Сәләмова

Оксана Исламова фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 8 сентябрь санында танышырга була 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев