Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Бәрәңге урынына җиләк үстерәләр

Бакча җиләген һәркем ярата, әмма аны үстерү бөтен кешенең дә кулыннан килми. Аның өчен теләк, вакыт, яхшы сортлы үсентеләр, физик көч, сабырлык, якында гына яхшы туфраклы бакча кирәк

Авыл кешесе гаддәттә йорт янындагы бакчасында күпләп бәрәңге үстерә. Аны терлек, кош-кош симертү өчен тота. Хәзер исә эре мал тотучы да, күпләп кош-корт асраучы да елдан-ел кими. Әллә никадәр бәрәңге үстерүнең хаҗәте юк. Сата башласаң – очсыз. Ә менә Мөслимдә яшәүче Зөһрә һәм Альфис Разиевлар бәрәңге урынына җиләк үстерергә карар кылган.

Берничә ел элек утырткан 20 төп җиләктән бүген сигез сутый җирдә җиләк бакчасы хасил булган. Барысы да бер сорт – эре җиләк бирүче “Гигантелла”. 4 ел элек утыртканнары да, узган ел көзен күчергәннәре дә бер бакчада үсә. Ел саен өстәмә рәтләр ясап үсентеләрне яңарталар, мәйданны киңәйтәләр.

– Икенче-өченче ел үсә торганнары максималь зурлыктагы җиләкләр бирә. Шырпы кабыннан зуррак, йомырка кадәрле җиләкләр бирделәр болар. Узган елны да мул уңыш көткән идек, көчле кырауда чәчәкләре өшеде. Шулай да җиләк бирделәр бераз. Быел аларның җиләкләре күп, әмма ваграк, – ди хуҗабикә.

Дүртенче ел үсә торган җиләкләрне быел көзен төпләп, алар урынына яңаларын утыртырга исәпләре. Авыру үсемлекләрне төпләп торалар икән: сирәк-мирәк очраган буш урыннар – шуңа ишарә. Авырулардан бернәрсә дә сипкәннәре юк. Язын – үсү чорында һәм җиләкләрен җыеп бетергәч – көзгә таба тирес ачыткысы белән кулдан сибеп кенә ашлыйлар. Химик препаратлар кулланмыйлар.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 21 июнь санында укыгыз.

Гөлназ Җәлилова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев