Бәрәңге уңышы әйбәтме?
Бәрәңге алу чоры җитте
Быел җәй яңгырлы булгач, күпләр икенче икмәк уңышы сөенерлек түгел, ди. Бәрәңге ишелеп уңды диючеләр дә бар. Сез бәрәңге алдыгызмы әле? Уңыш ничек?
Ренат:
– Бәрәңге алырга иң кулай вакыт хәзер. Элек икенче икмәк урагына сентябрь азагында гына төшсәк, хәзер бәрәңге иртә өлгерә. Бәрәңге сабагын чапканнан соң 5-7 көн үткәч алу отышлырак. Бу фитофтороз авыруы са-бактан тамырга күчмәсен өчен эшләнә. Күп кенә хуҗалыкларда бәрәңге сабагы корып беткән, фитофтороз белән зарарланган. Яңгырлар фитофтороз таралу өчен шартлар тудырды. Бәрәңге уңышы көтелгәннән дә әйбәт чыкты, нык шәп! Тик арасында чирлеләре, черекләре дә бар. Базга салырга ашыкмаска кирәк. Мөмкин-легегез булса, бәрәңгене караңгы урында тотарга кирәк. Тора-тора да черекләре барлыкка килә бит аның.
Хәнифә:
– Мин бәрәңге утыртып җәфаланмыйм. Әни, үзе генә яшәсә дә, кешедән яхшы түгел дип, бакча тутырып бәрәңге утырта, Аны берничә мәртәбә эшкәртә, агулый. Биш сутый җирдән 87 чиләк бәрәңге чыкты. Су буена якын торгангамы, Ык суы күтәрелү файдага булганмы, бәрәңге быел нык шәп чыкты! Җир коры булды, тузан очты хәтта. Аеруча кызыл бәрәңге уңышы сөенерлек. Ак бәрңгегә караганда кызылы күбрәк. Черекләре дә күренгәли. Бәрәңге утырту, кортын агулау, төбен өю, чүп утау – рәхмәтсез хезмәт. Сатып алып ашавың отышлырак, минемчә. Хәзер 87 чиләк бәрәңгене нишләтергә дип әни баш вата.
Тулырак “Авыл утлары” газетасының 13 сентябрь санында укыгыз.
Оксана Исламова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев