Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Теплицаны кышка әзерлибез

Теплицаны иң элек үсемлек калдыклары, черегән яшелчәләр, терәк һәм бәйләвечләрдән арындырыгыз.

Шуннан соң туфракның өске өлешен казып алып (5-7 см), аны киләсе елга кәбестә, кишер, суган утыртасы урынга таратыгыз.

Теплицадагы туфракны яхшылап казыгыз. Корткычларга каршы хлорлы известь белән эшкәртергә була. Моның өчен 1 квадрат метр җиргә 100-200 г чамасы хлорлы известь кертеп тырмалагыз. Пыяла теплицаның стена һәм түшәмен дә известь эремәсе белән зарарсызландырырга мөмкин. Бу очракта, 10 л суга 100 г известь кушып, 4 сәгать төнәтергә кирәк. Теплицадагы помидор, борыч, кыяр үсә торган урынны ел саен алыштырып торырга тырышыгыз. Бу бактериоз, үрмәкүч бете, фитофтороз авыруларыннан саклану өчен кирәк.

Оксана Исламова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев