Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Балалар кыяр үстерә

Кешеләр хайваннар белән сөйләшергә күнеккән. Ә менә үсемлекләр белән сөйләшүчеләргә күпләр сәерсенеп карый. “Сөйләшеп үскән” бүлмә гөлләре, агач-куаклар яхшырак үсә һәм сәламәт була

Үсемлекләрдә беренчел нерв системасы билгеләре барлыгы турында тәүге фикерне борынгы грек галиме Аристотель әйткән. Чарльз Дарвин үсентеләрнең алар торган өстәлдәге тирбәнешләрне сизүен күзәткән. Хәзерге заман тикшеренүләре үсемлекләрнең кеше тавышын гына “ишетеп” калмыйча, ультратавышка һәм музыкага да сизгер булуын күрсәтә.
Классик музыка астында яхшырак үссәләр, рок-музыка үсемлекләрне үтерергә сәләтле.
Үсемлекләрнең хатын-кыз тавышын ныграк “яратуы” да ачыкланган. Бөекбританиядә сусаган үсемлекләрнең тавыш чыгаруы теркәлгән.
Мөслим гимназиясенең 2в сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре белән бергәләп тәрәзә төпләрендә кыяр үстергәннәр. Һәр укучы
балчык, савыт һәм кыяр орлыгы алып килгән.
Һәр савытка укучылар исемнәрен һәм чәчү көнен язган. Шыттырып тормасалар да, кыярлар өч көндә тишелеп чыккан. Өстәмә тукландыру өчен табигать нигъмәтләрен кулланырга өйрәнгәннәр.

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 26 май санында

Гөлназ Җәлилова

Гөлназ Җәлилова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев