Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

“Бакчам җанга тынычлык бирә” + (фоторепортаж)

Райондашыбыз Айзирә Сабированың бакчасында 59 төр чәчәк үсә.

Мөслимдә яшәүче Айзирә Сабированы, һичшиксез, оста бакчачы дияргә була. Алардагы үсемлекләрнең иге-чиге юк. Гүзәллек тулы бакча белән сезне дә таныштырасыбыз килә.

Кыз бала әнисенә бар эштә дә ярдәмче була: ашарга пешерү, өй җыештыру, эне-сеңелләрне уйнату, мал карау, шул арада бакча эшләренә дә өлгерергә кирәк. Әнисенең уң кулы Айзирә бакчадагы үсемлекләргә генә түгел, гомумән, табигатькә дә гашыйк булып үскән.

– Тормышымның табигать белән бәйле булачагын сабый чакта ук белдем. Табигатьне һәрвакыт яраттым: хайваннар, чәчәкләр белән кызыксындым. Мәктәпне тәмамлагач, биолог һөнәрен үзләштерергә уйладым. Үземнең бакчам булгач, дару үләннәре үстерәм, үзем орлыкларын әзерлим, үсемлекләр белән тәҗрибәләр үткәрәм, дип хыялландым, – ди Айзирә.

Табигать белән гармониядә гомер итүче Сабировлар гаиләсенең ишегалдында һәр почмак яшеллеккә төренгән. Һәр үсемлекнең исемен, сортын, төрен әйтеп, һәрберсенең үзенчәлеге, үстерү тәртибе, шифасы турында сәгатьләр буе сөйләргә әзер Айзирә. Әлеге матурлыкны булдыруда тормыш иптәше Илнур, әниләре Әлфинур апа һәм иң “зур” ярдәмче – кечкенә уллары Тимерханның да хезмәте зур.  
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 елның 28 июль санында укыгыз.

Рәмилә Сәләмова

Фотолар  – Айзирә Сабированың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев